Депутатлар ярты елга нәтиҗә ясады
Район Советының чираттан тыш XII утырышы үтте. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты. Сессиянең көн тәртибенә биш мәсьәлә кертелгән иде.
2021 елның беренче яртысына районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары хакындагы доклад белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Яббаров чыгыш ясады. Ул социаль-икътисадый үсеш буенча Тукай районы республикада дүртенче урында, ә авыл районнары арасында алдынгы булуын ассызыклады.
2021 ел башында теркәлгән саннарга караганда, районда 43 мең 653 кеше яши, бу узган ел белән чагыштырганда 1142гә артыграк.
Халыкның тормыш дәрәҗәсенә килгәндә, бер кешегә айга уртача 22545 сум керем туры килә, Хезмәт хаклары эре һәм урта предприятиеләрдә быелның дүрт аенда 39491 сум тәшкил иткән. Районда эшсезләр саны узган елның шушы чорына караганда күпкә кимегән, былтыр эшсезлек дәрәҗәсе 3,89 процент булса, быел 0,71 процент.
Район предприятиеләре җитештерүне арттыра баралар. Әйтик, «Яр Чаллы элеваторы» ААҖ быел 3 млрд 310 млн сумлык товар җитештергән. Бу былтыргыга караганда 37 процентка күбрәк. «Чаллы икмәк продуктлары» АҖ 2 млрд 134 млн сумлык табыш алган, узган елдан 17 процентка артык. «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ 5 млрд 154 млн сумлык күрсәткеч белән бара. 2020 елга караганда үсеш 19 процент. Предприятиедә җитештерү тармагы үсеше өчен 58,6 млн сум акча тотылган. «Кама-Бекон» ҖЧҖ ярты елда 3,6 млрд сумлык продукция саткан. Үсеш – 30,3 процент.
Районда авыл хуҗалыгы секторында эшләп килүче төрле формадагы 120 шәхси оешма бар. Аларда 4 меңнән артык кеше хезмәт куя. Агросәнәгать комплексында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы быел 41465 сум булган.
Районда ярты елда 16,1 мең тонна сөт савылган, 73,8 мең тонна ит җитештерелгән.
2511 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты уңышлы эшли, 1485 шәхси эшмәкәрдә 13 меңнән артык кеше хезмәт куя. Алар район икътисадына саллы өлеш кертә. Эшмәкәрлекнең өлеше – 28,95 процент.
Илмир Назыйфович район предприятиеләре, эшмәкәрләр, шәхси җитештерү оешмалары 12 грант алуын да әйтеп үтте. Гомуми сумма – 80 млн сум.
Быел исә районга 6 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. Ярты ел эчендә 62 мең 343 кв. метр торак төзелгән.
2021 елның беренче яртысында Тукай муниципаль районында бюджет үтәлеше турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Фәрит Заһретдинов чыгыш ясады.
Депутатлар 2012 елның 24 октябрендә Тукай муниципаль районы Советы тарафыннан кабул ителгән «Тукай муниципаль районы биләмәләрендә хуҗалык һәм сәнәгатъ калдыкларын утильләштерүне, эшкәртүне оештыру турындагы кагыйдәләр»не гамәлдән чыккан дип санап тавыш бирделәр.
Сессиядә РФ Дәүдәт Думасы депутаты Әлфия Когогина чыгыш ясады. Ул ил, республика икътисадына лаеклы өлеш керткән Тукай районы хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде. Депутат районда барган зур үзгәрешләргә, яңарышларга зур бәя бирде.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев