Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатлар бергәләп эшләргә килештеләр

Бүген «Бердәм Россия» фракциясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Тукай муниципаль районы вәкиллекле органы депутаты Васил Хаҗиев социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешне үз эченә алган партия проектларын район территориясендә гамәлгә ашыруда бергәләп эшләү турындагы килешүгә кул куйдылар. Фракциянең райондагы әгъзалары Дәүләт Думасы депутаты белән очрашудан файдаланып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне...

Бүген «Бердәм Россия» фракциясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Тукай муниципаль районы вәкиллекле органы депутаты Васил Хаҗиев социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешне үз эченә алган партия проектларын район территориясендә гамәлгә ашыруда бергәләп эшләү турындагы килешүгә кул куйдылар.
Фракциянең райондагы әгъзалары Дәүләт Думасы депутаты белән очрашудан файдаланып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Әлфия Когогинага барлык авыл җирлекләре башлыкларын, гомумән, бюджет хезмәткәрләренең күпчелеген борчыган сорауны район башлыгы, Совет депутаты Васил Хаҗиев бирде. «Соңгы елларда укытучыларга хезмәт хакы артты. Без моңа бик рәхмәтле. Ләкин ни өчен бюджеттагы башка хезмәткәрләрнең эш хакы нык түбән кала? Идел буе округында бу тармакта иң аз хезмәт хакы бездә исәпләнә. Шул ук авыл җирлекләре башлыкларын алыйк. Бүгенге башлыкларның күбесе укытучыдан яки мәктәп директорыннан килгән кешеләр. Ә хәзер мәктәп директорын түгел, укытучыны да бу вазифага тартып булмый. Чөнки аның эш хакы күпкә кими, ә бурычлары күпкә арта. Ә каян кадрлар алырга? Бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелсен иде», - диде ул. Васил Хаҗиев шулай ук министрлыкларга җибәрелә торган статистик отчетларның күп булуы райондагы эшкә киртә тудыра, бик күп вакытны ала, кулны тота, дип билгеләп үтте. Әлфия Когогина бу мәсьәләләрне каләмгә алачагын, Думада бу юнәлештә эшләүчеләргә җиткерәчәген белдерде.
Район Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Альфред Мингалимов Дәүләт Думасы депутатына авылда яшәүче, шунда төпләнеп калырга теләүче яшь гаиләләргә җир участоклары алырга өстенлекле шартлар бирүче дәүләт дәрәҗәсендәге программа эшләнсен иде, дигән теләген җиткерде.
Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Шакирҗанов җирлек бюджетларының аз булуын тагын бер мәртәбә искә төшерде. «Безнең акчалар урам утларын яктыртуга һәм авыл юлларын чистартуга гына җитә. Бер-бер артлы чыгып торган башка проблемаларны хәл итәргә каян акча табарга?» - диде район Советы депутаты.
Форсаттан файдаланып, Дума депутаты барлык тукайлыларны соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады, балаларга һәм әти-әниләргә, гомумән, бар район халкына һәр эштә уңыш теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев