Яңалыклар

Давыл узган

Кече Шилнә авылында чәршәмбе көнне гарасат чыгып, сарай түбәләрен каерган, очыртып алып киткән. Әле ярый кешеләргә зыян килмәгән. Ә Зур Шилнә авылында, ут баганасы авып, койманы җимергән.

Давыллы яңгыр Чаллы тирәсендәге бакчачылык ширкәтләренә дә кагылып узган. “Весна-2”, “Бриз”, “Прибрежный” һ.б. ширкәтләрендәге бакчалар байтак кына зыян күргән: җимеш агачлары сынган, чәчәк клумбалары, түтәлләр су эчендә калган. Давыл бөтен алма һәм грушаларны җиргә коеп төшергән. Җилләп көчле яңгыр һәм боз яуган.
Гарасат вакытында кайбер бакчачыларның көнкүреш техникасын: телевизор һәм суыткычларны яшен суккан.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев