Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгымнарны киметергә куштылар

Чәршәмбе, 4 февральдә районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре икътисадчылары өчен республикакүләм семинар узды. Укыту юнәлешендәге әлеге чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкче Хәйдәр Сабитов катнашты. Семинарда бүгенге икътисади...

Чәршәмбе, 4 февральдә районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре икътисадчылары өчен республикакүләм семинар узды. Укыту юнәлешендәге әлеге чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкче Хәйдәр Сабитов катнашты. Семинарда бүгенге икътисади хәлдә кредитлар, субсидияләр алу, елга куелган бурычлар турында сөйләштеләр.
Ришат Хәбипов сүзләренчә, бу ел авыл хезмәтчәннәре өчен авыр булса да, кыр эшләренә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитешетерүгә киткән чыгымнарны мөмкин кадәр киметә төшәргә кирәк, диде. Семинарда шулай ук ашлама бәяләре, ташламалы ягулык-майлау материаллары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре турында да сүз алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр