Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгарылыш кичәләре һәм имтиханнарның икенче дулкыны

Узган шимбәдән район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре башланды. 326 кыз һәм егет - IX сыйныфны, 128е XI сыйныфны тәмамлый. Олы тормыш юлына аяк басучы, һөнәр сайлау кебек мөһим карар алдында торган яшьләргә һәркем җылы теләкләрен җиткерә. Чыгарылыш кичәләренең соңгысы 29 июньдә Круглое Поледа үтәчәк. Кызганычка каршы, кайберәүләрнең бәйрәмнәре бердәм дәүләт имтиханнары...

Узган шимбәдән район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре башланды. 326 кыз һәм егет - IX сыйныфны, 128е XI сыйныфны тәмамлый. Олы тормыш юлына аяк басучы, һөнәр сайлау кебек мөһим карар алдында торган яшьләргә һәркем җылы теләкләрен җиткерә. Чыгарылыш кичәләренең соңгысы 29 июньдә Круглое Поледа үтәчәк. Кызганычка каршы, кайберәүләрнең бәйрәмнәре бердәм дәүләт имтиханнары аркасында бозылган. IX сыйныфны тәмамлаучы 3 укучы рус теленнән, XI сыйныфларның 6 сы математикадан имтиханнарны беренче тапкырында уңышлы тапшыра алмаган, алар бу көннәрдә сынауны икенче дулкында тапшырды, нәтиҗәләрне көтәләр. Барысы да әйбәт булыр, балаларның һәммәсе дә белем алу турында документ алыр, дип өметләнәбез, диде безгә район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Венера Шакирова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование БДИ ЕГЭ мђгариф БДИ – 2012

2
X