Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит телләрне өйрәнү – заман таләбе

Соңгы елларда инглиз телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Сәбәбе - чит ил технологияләренең безнең илдә киң таралуы, инглиз теленә нигезләнеп эшләнгән аудио-видеотехниканың эчке базарга күпләп керүе. Шул җәһәттән республикада мәгариф өлкәсендә дә яңалыклар бар. Шуларның берсе - мәктәптә чит тел буенча мәҗбүри имтиханнар кертелү. Бу исә барлык чит тел укытучылары...

Шушы көннәрдә безнең районның чит тел укытучылары өчен «Телләр өйрәнүдә укучыларның белем сыйфатын үстерү» темасына семинар булды. Ул Теләнче Тамак урта мәктәбендә түгәрәк өстәл рәвешендә узды.
Мәктәпнең методик берләшмәсе җитәкчесе Г. Арсланова укытучыларны мәктәптә телләр укыту юнәлешендә алып барылган эшләр белән таныштырды. Килгән кунакларга укытучы Ч. Әхмәтшина икенче сыйныфта «Инглизчә укырга өйрәнәбез» темасына һәм Г. Борһанова сигезенче сыйныфта сингапур методикасына нигезләнгән «Китаплар һәм уку» темасына дәресләр бирделәр.
«Түгәрәк өстәл»не район чит тел укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Ч. Әхмәтшина башлап җибәрде. Ул берләшмәнең эшенә анализ ясады, имтиханнар, олимпиадалар нәтиҗәләре, алда торган бурычлар турында сөйләде. Шилнәбаш урта мәктәбе укытучысы Э. Шәехова БДИга әзерләнүдә яңа технологияләр куллану, укучыларны телдән сөйләргә өйрәтү үрнәкләренә басым ясады. Районның информация-методик үзәге методисты Э. Вагыйзова һәр укытучының эшчәнлегенә бәя бирде, үз өстеңдә эшләүнең никадәр мөһим икәнлеген искәртте. Җитди сөйләшүне йомгаклап, район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары В. Шакирова бу очрашуның нәтиҗәле булуын әйтте, куелган бурычларның тиешенчә үтәләчәгенә ышанычын белдерде, дип хәбәр иттеләр Теләнче Тамак урта мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чит телләр