Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чирек гасыр Колыш халкының сәламәтлеге сагында

Колыш авылында фельдшер булып эшләүче Гөлназ Гыйльфанова шәфкать туташы һөнәрен гомерлек итеп сайлаучылар кавеменнән. Ул 25 ел дәвамында колышлыларның сәламәтлеге сагында тора. Гөлназ ханым чын шәфкать иясе, бик ипле, изге күңелле кеше. Аның җылы кулларының шифасын тоймаган кеше Колыш авылында сирәктер. Иң зур бәхетнең саулык икәнен без авырып киткәч кенә...

Колыш авылында фельдшер булып эшләүче Гөлназ Гыйльфанова шәфкать туташы һөнәрен гомерлек итеп сайлаучылар кавеменнән. Ул 25 ел дәвамында колышлыларның сәламәтлеге сагында тора. Гөлназ ханым чын шәфкать иясе, бик ипле, изге күңелле кеше. Аның җылы кулларының шифасын тоймаган кеше Колыш авылында сирәктер. Иң зур бәхетнең саулык икәнен без авырып киткәч кенә аңлыйбыз. Шундый кыен чакларда ярдәм кулын сузучы булганга без бик сөенәбез.

Хәзерге вакытта урын өстендә ятучы авылдашларыбыз да бар. Гөлназ Әгъзамнуровна аларның берсен дә игътибардан читтә калдырмый. Аның хәтта яхшы сүзе, ягымлы карашы да дәвага ия.

Гөлназ көн саен Боерганнан килеп эшли. Кышкы бураннарда, көзге салкыннарда да җәяү йөрүдән курыкмады. Соңгы елларда үз машинасы белән йөри башлады. Диспансерлаштыру вакытында дүртәр кешене утыртып Күзкәй дәваханәсенә дә йөртте.

Гөлназ ханымның гаиләсе турында да берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Тормыш иптәше Рәиф белән алар ике кыз үстерделәр. Назлыгөлләре гаилә корып, әти-әнисенә инде онык бүләк итте. Айсылу әлегә югары уку йортында белем ала. Рәиф хуҗалыкта алдынгы комбайнчы булды, районның дәрәҗәле бүләкләренә ия.

Ләкин шунысы күңелне тырный - Колыштагы медпунктыбыз бик иске. Тәрәзәләрдән җил өрә, шуңа күрә бүлмә тиешенчә җылына алмый. Бина кайчандыр балалар укыган мәктәп иде, шуның бер өлешен вакытлыча медпункт итеп көйләделәр. Бирегә йөрүчеләрнең күпчелеге өлкәннәр, гомер буе колхозда авыр эштә хезмәт куйган кешеләр, сугыш чоры балалары. Без авыл һәм район җитәкчелегенең бу мәсьәләгә игътибар итүен сорар идек, дип яза Колыш авылыннан Фатыйма Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев