Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чираттагы түләүле ял ничек бирелә?

Бүгенге сорауга адвокат Илдар Туктагулов җавап бирә. Сорау: Мин эшкә урнашкач, ярты ел эшләдем, чираттагы ялымны алырга хокукым бар. Әмма минем хәзергә ялга чыгасым килми һәм бу хакта алдан ук җитәкчемә әйттем. Ләкин ул мине ирексезләп ялга чыгармакчы. Әйтегез әле, бу очракта ничек дөрес карарга килергә? Җавап: Чыннан да Россия...

Бүгенге сорауга адвокат Илдар Туктагулов җавап бирә.

Сорау: Мин эшкә урнашкач, ярты ел эшләдем, чираттагы ялымны алырга хокукым бар. Әмма минем хәзергә ялга чыгасым килми һәм бу хакта алдан ук җитәкчемә әйттем. Ләкин ул мине ирексезләп ялга чыгармакчы. Әйтегез әле, бу очракта ничек дөрес карарга килергә?

Җавап: Чыннан да Россия Федерациясенең Хезмәт кодексындагы 122нче маддә нигезендә эшкә урнашып, ярты ел өзлексез эшләгән кешенең чираттагы ялын алу хокукы бар. Әмма шуңа игътибар итәргә кирәк, югарыда күрсәтелгән маддә нигезендә өзлексез алты ай эшләгән эшченең ялга хокукы булса да, ялны файдалану мәҗбүри түгел. Ягъни, беренче алты айны эшләгәннән соң сез ялыгызны алырга да, аннан баш тартырга да хокуклы. Бу очракта сезне ялга мәҗбүри җибәреп, җитәкчегез дөрес эшләми.

Икенче ел эшләгәндә чираттагы ялны бирү турындагы мәсьәләне дә карарга кирәк.

РФ Хезмәт кодексының 122нче маддәсе нигезендә эшчегә түләүле ял ел саен бирелергә тиеш. Икенче елда һәм аннан соңгы елларда әлеге эш бирүчедә билгеләнгән түләүле ял чират буенча елның теләсә кайсы вакытында бирелә ала.

РФ Хезмәт кодексының 123нче маддәсе нигезендә җитәкче өчен дә, эшчегә дә чираттагы түләүле ялның графигын алдан ук төзү мәҗбүри. Чираттагы ялы бирелүен эшче ике атна алдан белергә тиеш.

Шулай итеп, хезмәт кешесенә түләүле ял һәр елда да бирелергә тиеш. Эш елы - 12 ай һәм календарь елыннан аермалы буларак,1 гыйнвардан түгел, ә кеше эшкә кергән айдан исәпләнә. Мисал өчен, эшче 2013 елның 1 февралендә эшкә урнашкан икән, аның беренче эш елы 2014 елның 31 гыйнварында тула. Икенче эш елы - 2014 елның 1 февраленнән 2015 елның 31 гыйнварына кадәр була.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, икенче елда чираттагы ял графигы төзелгәч, сез РФ Хезмәт кодексының 122нче маддәсе нигезендә ялга график буенча чыгасыз, аны үтәү мәҗбүри һәм бу очракта ялга чыга аласыз, әмма ялны күчерү турында җитәкче белән килешергә була, тик бу очракта килешүне язмача беркетергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев