Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чардуганнарны урлап чыкканнар

Район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Пономаревның хәбәр итүенчә, узган атнада 10 җинаять эше кузгатылган. Алар – үтерү белән янау, законсыз рәвештә наркотиклар тарату, транспорт белән исерек хәлдә идарә итү, транспорт урлау һәм милек урлау очраклары. Шуларның икесе (милек урлау һәм наркотиклар тарату) ачылмаган. 

Дежур частька юл-транспорт һәлакәтләре турында 16 хәбәр кергән. Аларның 13е матди зыян белән бәйле, 3есендә кешеләр имгәнгән, 1се исә җәяүле хатын-кызның үлеме белән тәмамланган. 
Коронавирус пандемиясе чорында җәмәгать урыннарында саклану кагыйдәләрен үтәмәгән 77 кеше административ җаваплылыкка тартылган. 
Чыгышының ахырында эчке эшләр бүлеге вәкиле авыл җирлекләре башлыкларыннан муниципаль милекне саклауга җитди контроль булдыруларын сорады. Мисал өчен, 6 август көнне Шөкрәле авылы зиратыннан иске чардуганнарны урлап чыкканнар. Чардуганнар территориядә озак вакыт өелеп торган булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев