Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда Берлинны алуда катнашкан соңгы ветеранны җирләделәр

Батухан Азимов сугыштан соң, Галимҗан Ибраһимов китапларын саклаган өчен, хөкем ителгән, алты ел тоткынлыкта булган. Чаллыда Берлинны алуда катнашкан соңгы ветеран Батухан Азимовны җирләделәр. Бу хакта шәһәр Советы депутаты, Чаллы институты укытучысы Рузил Миңгалимов инстаграмда язган. Батухан Абдулла улы Азимов 1926 елда Уфада туган. Фронтка үсмер вакыттан киткән. Башта разведчик,...

Батухан Азимов сугыштан соң, Галимҗан Ибраһимов китапларын саклаган өчен, хөкем ителгән, алты ел тоткынлыкта булган.

Чаллыда Берлинны алуда катнашкан соңгы ветеран Батухан Азимовны җирләделәр. Бу хакта шәһәр Советы депутаты, Чаллы институты укытучысы Рузил Миңгалимов инстаграмда язган.

Батухан Абдулла улы Азимов 1926 елда Уфада туган. Фронтка үсмер вакыттан киткән. Башта разведчик, аннары автоматчы булган. Берлинны яулап алуда һәм Праганы азат итүдә катнашкан. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Р.Миңгалимов билгеләп узганча, сугыштан соң, Азимов тагын 6 ел ел Армиядә хезмәт иткән, аннары Галимҗан Ибраһимов китапларын саклаган өчен хөкем ителгән. Ветеран гаделсез хөкем нәтиҗәсендә бирелгән 25 елның 6 елын тоткынлыкта үткәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев