Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чаллы-Бройлер“ның ун төрле продукты Россия агросәнәгать күргәзмәсендә алтын медальгә лаек булды

Россиядә быел унбишенче тапкыр үткәрелгән "Алтын көз" агросәнәгать күргәзмәсендә "Чаллы-Бройлер" җәмгыяте дә катнашты. Әлеге чарада Россия Федерациясенең 61 субъектыннан һәм 25 чит илдән 2500 предприятие үз продукциясен тәкъдим итте. Күргәзмә 9 октябрь көнне тантаналы рәвештә ачылды.

Чарада безнең республикадан "Чаллы-Бройлер" җәмгыяте, "Майский" теплица комбинаты, "Просто молоко" сөт продуктлары җитештерү компаниясе, "Ак Барс" холдинг компаниясе, "Татспиртпром", "Татпотребсоюз" җәмгыятьләре, "Рацин" предприятиесе, "Бөреле" мех заводы, "Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты һәм башка җитештерү предприятиеләре катнашты. Татарстан делегациясен ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкләде.
"Чаллы-Бройлер" җәмгыяте бу күргәзмәгә сатып алучылар тарафыннан танылган продуктларны да, яңаларын да алып барган иде. Экспозициягә килүчеләр ризыкларны күреп кенә калмадылар, аларның тәмен дә татып карадылар. "Чаллы-Бройлер" продукциясе илнең беренче затларында да кызыксыну уятты. Мәсәлән, премьер-министр Дмитрий Медведевның игътибарын компаниянең "Чикен-Хан" бренды астында җитештерелүче продукциясе җәлеп итте, ТР авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров та безнең рәтләр янында озаклап тукталды.
Ун төрле продукт "Югары сыйфатлы ризык җитештергән өчен" конкурсында бүләккә ия булды. Әйтергә кирәк, бәйгедә җиңү җиңел бирелмәде, көндәшләр күп иде. Мәсәлән, чи тавык түшкәсен конкурска куеп, бүләк дәгъва иткән предприятиеләр генә дә йөздән артык булды, дип хәбәр итте предприятиенең җәмәгатьчелек белән элемтә белгече Айгөл ВӘЛИЕВА.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев