Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы – Боерган юлында өч кешенең гомере өзелде

Агымдагы елның тугыз ае эчендә район юлларындагы һәлакәтләрдә 28 кеше үлде, 175 кеше тән җәрәхәтләре алды. Соңгы көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санының күпләп артуы эчкән килеш руль артына утырган машина йөртүчеләргә карата җәзаны көчәйтү бурычын алга куйды. Бу мәсьәлә бүгенге көндә РФ Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә карала. Әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен...

Агымдагы елның тугыз ае эчендә район юлларындагы һәлакәтләрдә 28 кеше үлде, 175 кеше тән җәрәхәтләре алды.

Соңгы көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санының күпләп артуы эчкән килеш руль артына утырган машина йөртүчеләргә карата җәзаны көчәйтү бурычын алга куйды. Бу мәсьәлә бүгенге көндә РФ Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә карала. Әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен контрольдә тотучылар -хәрәкәт иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре дә кагыйдә үтәмәүчеләргә карата җәзаны көчәйтү яклы.

"Район юлларындагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләре - тизлек режимын сакламау, алдан барган транспортны узам дип каршы юнәлештәге полосага чыгу һәм кире үз урыныңа кайтырга өлгермичә яисә идарә итүне югалтып, каршыга килүче машина белән бәрелешү, шулай ук җәяүлеләрнең ваемсызлыгы", - дип аңлатма бирә район буенча ЭЭБнең ЮХИДИ башлыгы Ш. Ганиев. Аның фикеренчә, каршы юнәлешкә чыгып кагыйдә бозган машина йөртүчеләргә карата да җәзаны һичшиксез катгыйлатырга кирәк. Мондый аварияләрдә руль артында утырганнарның үзләренең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә. Соңгы ике атна эчендә генә дә нәкъ менә каршы як юнәлешкә чыгу аркасында район юлларында өч һәлакәт булды һәм аларда биш (!) кеше үлде. Коточкыч саннар! Кая чабабыз, кая ашыгабыз, руль артындагылар нәрсә уйлый, һәм, ниһаять, алар уйлыймы? Әллә мондый фаҗигаләр безне читләтеп үтәр дип ышаналармы?

Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлар, чыннан да, кабат-кабат уйланырга мәҗбүр итә. 20 сентябрь көнне иртәнге сәгать сигез тулганда Яр Чаллы - Минзәлә юлында булган авариядә бер гаепсез 50 яшьлек ир-ат гомере белән хушлаша. "Хундай Коунти" автобусы хәрәкәтне һәрдаим контрольдә тотарлык тизлек сайламау аркасында, ягъни күпкә арттыру, тиешле дистанцияне сакламау нәтиҗәсендә, алдагы машинага бәрелмәс өчен каршы як юлга чыга һәм "Хонда Цивик" автомобиле белән бәрелешә. Аннары "Хонда Цивик" каршыга килүче "КАМАЗ"га бәрелеп, юл кырыена чыга. Алынган җәрәхәтләр җиңел машинаның йөртүчесенә исән калырга мөмкинлек бирми.

29 сентябрьдә кичке сәгать биш тулганда Яр Чаллы - Сарман юлының 14нче километрында булган авариянең сәбәпчесе - руль артында утырган 24 яшьлек хатын-кыз. Машина йөртү таныклыгы алганына нибары ике ел. 2012 елда гына да юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 14 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган. Барысы да тизлекне арттырган өчен. Штрафларын түли барган, чабуын дәвам иткән, түләүләр тагын өстәлә торган. Өйрәнчек машина йөртүче генә бит әле - юлларда безнең белән янәшә кемнәр генә хәрәкәт итми. Бу юлы да асфальтның юеш булуына, өстән явып торганга да карамастан, ул тизлеген күпкә арттыра, идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыга һәм "Лада Калина" автомобиленә бәрелә. Икенче машина юл кырыена чыгып оча, йөртүчесе, 1959 елгы ир-ат, фаҗига урынында ук җан бирә, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган 1986 елгы пассажиры ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатыла. Кызганычка, "Лада Калина"да утыручыларның берсе дә куркынычсызлык каешларын эләктергән булмый.

Сентябрь аеның соңгы якшәмбесендә Яр Чаллы - Боерган юлында булган фаҗига исә берьюлы өч кешенең гомерен өзә. Һәлакәт кичке сәгать 7 тулганда була. Шунысын да әйтергә кирәк, ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, тәүлекнең караңгыланып килгән эңгер-меңгер вакытында аварияләр бик еш кабатлана. Иминлекне саклаучылар бу вакытта машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыра. Чаллыдан Боерганга кайтучы "Хундай Элантра" автомобилен йөртүче 30 яшьлек ир-ат ул кичне бу турыда уйлап тормый, тизлекне дә тиешледән күпкә арттыра. Машина каршы як юлга чыгып, "Ока" автомобиленә бәрелә. Шуннан соң "Хундай Элантра"га ут каба, руль артындагы ир-ат тән җәрәхәтләре белән больницага җибәрелә. Ә "Ока" машинасындагы өч кешенең берсенә дә инде медицина ярдәме кирәк булмый - алар фаҗига урынында ук җан бирәләр. Руль артына утыруына бер ел да тулмаган, әле яшәргә дә яшәргә тиеш булган 19 яшьлек егет, аның пассажирлары - 57 һәм 49 яшьлек ике хатын-кыз гомерләре белән хушлашалар. Шулай итеп тагын бер гаепсез кешеләрнең тормышы челпәрәмә килә. Авариядә гаепле булган "Хундай Элантра" хуҗасының машина йөртү стажы 4 ел. 2012 елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 24 (!) тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. 6600 сумлык 8 штрафы әле дә түләнмәгән булган. Район буенча ЭЭБнең ЮХИДИ башлыгы Ш. Ганиевның белдерүенчә, өч кешенең үлемендә гаепле машина йөртүчегә РФ Җинаятьләр Кодексының 264 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл транспорт һәлакәте юл џђлакђтлђре