22 январь көнне Яңа поселогы спорт мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә район чемпионаты һәм беренчелеге үтә. Ярышларга мәктәпләр, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалар командалары чакырыла. Чаңгычылар ирекле стильдә 3 километр дистанциядә ярышачаклар. Узышларның баш судьясы – Ришат Вәлиев.
Табиб һәм җитәкче имзалары куелган заявкаларны ярышлар узасы көнне бер сәгать алдан суд коллегиясенә тапшырырырга кирәк. Командаларны теркәү 8.30 сәгатькә билгеләнгән. Ярышлар сәгать 10да башлана.
Нет комментариев