18 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
18 гыйнвар 2022 - 15:47Ачык ишекләр көне19 январь көнне ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллыдагы территориаль бүлеге ачык ишекләр көне үткәрә.
-
18 гыйнвар 2022 - 15:46Чаңгы ярышлары үтә22 январь көнне Яңа поселогы спорт мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә район чемпионаты һәм беренчелеге үтә. Ярышларга мәктәпләр, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалар командалары чакырыла. Чаңгычылар ирекле стильдә 3 километр дистанциядә ярышачаклар. Узышларның баш судьясы – Ришат Вәлиев.
-
18 гыйнвар 2022 - 15:45Кыргый хайваннарны саныйларРеспубликабызда 15 январьдан кыргый хайваннарны кышкы санау башланды. Ул 10 мартка кадәр дәвам итәчәк.
-
18 гыйнвар 2022 - 15:45Балаларга прививка ясаячаклар«Кичәге көннән башлап 12дән 17 яшькәчә үсмерләргә коронавируска каршы прививка ясату өчен заявкалар җибәрә башладык. Махсус эшләнгән вакцинаны балаларга ата-аналарның теләге белән генә кадаячаклар. Моның өчен ата-анага башта гариза язарга һәм аннары вакцинациягә рөхсәт бирүче документка кул куярга кирәк», – дип хәбәр итте дүшәмбе көнне хакимияттә үткән киңәшмәдә район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Сергей Вдовин. Ул шулай ук омикрон вирусының бер очрагы Минзәлә районында ачыкланганы турында да әйтте һәм сак булырга киңәш итте. Саклануның бер чарасы дип вакцинация ясауны билгеләде.
-
18 гыйнвар 2022 - 15:44Безнекеләрне бел!Бәтке урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Алиса Стрыгина рус әдәбияты буенча бөтенроссия олимпиадасының республика этабында призер булды. Аның укытучысы – Светлана Лукьяновна Лысенкова.
-
18 гыйнвар 2022 - 15:42Китаплар сатылаБезнең редакциядә Кәрим Караның «Җиләкле алан», Айгиз Баймөхәммәтовның «Нахак», Фидалия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар», Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах», Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап», Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китаплары сатыла.
-
18 гыйнвар 2022 - 15:35Уңышлар, бурычлар, вазифаларРайон авыл җирлекләрендә җыеннар дәвам итә. Район башлыгы Фаил Камаев һәм бүлек башлыклары, төрле өлкәдән белгечләр һәм авыл халкы катнашында Калмия авыл җирлегендә узган җыенда авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов хисап үткән елда башкарылган эшләргә хисап ясады һәм алдагы елга планнары белән уртаклашты. Җыенда авыл халкын борчыган байтак кына сораулар күтәрелде. Җирлеккә гражданнардан тормыш-яшәешкә кагылышлы байтак сорау-үтенечләр кергән һәм аларны уңай хәл итү өчен байтак эш башкарылган һәм хәзер дә эшләнә.
-
18 гыйнвар 2022 - 15:34Игелекле хезмәтШушы елның 14 январенда балигъ булмаганнар эше буенча комиссия төзелүгә 104 ел тулды.
-
18 гыйнвар 2022 - 15:01«СалаваTik»лар «Лап-лап» җырын башкара«СалаваTik»лар башкаруында YouTube каналда өр-яңа җыр дөнья күрде.