Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга прививка ясаячаклар

«Кичәге көннән башлап 12дән 17 яшькәчә үсмерләргә коронавируска каршы прививка ясату өчен заявкалар җибәрә башладык. Махсус эшләнгән вакцинаны балаларга ата-аналарның теләге белән генә кадаячаклар. Моның өчен ата-анага башта гариза язарга һәм аннары вакцинациягә рөхсәт бирүче документка кул куярга кирәк», – дип хәбәр итте дүшәмбе көнне хакимияттә үткән киңәшмәдә район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Сергей Вдовин.  Ул шулай ук омикрон вирусының бер очрагы Минзәлә районында ачыкланганы турында да әйтте һәм сак булырга киңәш итте. Саклануның бер чарасы дип вакцинация ясауны билгеләде. 

«Тикшерүләр күрсәткәнчә, ике компонентлы «Спутник» вакцинасы коронавирусның омикрон төреннән дә саклый, авыруны җиңел кичерергә ярдәм итә. Шуңа күрә дә прививка ясатуны дәвам итәргә кирәк», – диде ул. Шулай ук Сергей Вдовин илдә, республикада һәм районда күпме кешенең вакцинация үткәне турындагы саннарны китерде. Россиядә вакцинаның беренче компонентын 79 млн, икенче компонентын 75 млн кеше ясаткан. Татарстанда исә беренче компонент белән 2 млн 397 мең 412 кеше, икенче компонент белән 2 млн 309 мең 976 прививка ясаткан. Безнең районда исә прививканың беренче компонентын 31 мең 912, икенчесен 31 мең 472 кеше алган. Яше 60тан узганнар арасында вакцинацияне 7 мең 958 кеше (76,4 процент) үткән.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев