Яңалыклар

Безнекеләрне бел!

Бәтке урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Алиса Стрыгина рус әдәбияты буенча бөтенроссия олимпиадасының республика этабында призер булды. Аның укытучысы – Светлана Лукьяновна Лысенкова.

Калмаш урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Шамил Шәехмитов физика буенча «Путь у Олимпу» дип аталган республика олимпиадасында шулай ук призер исемен алды. Аның педагогы – Рәисә Фәрит кызы Садриева.


Нет комментариев