Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелекле хезмәт

Шушы елның 14 январенда балигъ булмаганнар эше буенча комиссия төзелүгә 104 ел тулды.

Гасырдан артык чор эчендә бу комиссиянең структурасы үсә. Аларның максаты һәм бурычлары – балалар һәм аларның ата-аналары арасында профилактик эш алып бару, балалар арасында сукбайлыкны бетерү. Комиссия әгъзалары мәктәпләрдә һәм башка белем бирү учреждениеләрендә профилактика максатыннан укучылар арасында әңгәмәләр уздыралар, кыек юлга керү куркынычы янаганнарны туры юлга бастыру буенча эш алып баралар. Бу эшләрне башкару өчен яшүсмерләр белән уртак тел табу, балалар психологиясен белү кирәк. Комиссия әгъзаларының максаты – балаларга һәм аларның ата-аналарына ярдәм күрсәтү һәм киләчәктә тормышта үз юлларын табарга булышу. 
2011 елның 27 декабрендә Тукай район советы карары белән район башкарма комитеты каршында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия барлыкка килде. Хөрмәтле комиссия хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәм уңаеннан котлыйм һәм авыр да, җаваплы вазифагызны башкарганда кылган игелекле хезмәтегезне югары бәялибез. Кеше язмышы белән бәйле эшегездә уңышлар телибез.

 

Рөстәм Закиров, район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев