Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләкләү

Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы Гөлшат Әнвәр кызы Фәттаховага "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде. Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Чаллы-Бройлер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең...

Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы Гөлшат Әнвәр кызы Фәттаховага "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде.
Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Чаллы-Бройлер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш инженеры Равил Наил улы Таҗиевка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде.
Авыл хуҗалыгы үсешендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының "Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ындыр табагы хуҗалыгының ашлык чистарту машинасы машинисты Минненәзир Миннеәхмәт улы Сәгъдиевка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев