Яңалыклар

Быел Сабантуй уздырылачак 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен уздыру турында карарны имзалады. Авылларда һәм республика шәһәр-районнарында милли бәйрәм 12-13 июньдә үткәрелә.

Татарстанның төп Сабантуй бәйрә-ме башкалабыз Казанда 26 июньдә була. Яр Чаллыда – 19 июньдә.
Тукай районы авыл җирлекләрендә Сабантуй 11-12 июньдә, районкүләм бәйрәм чарасы 13 июньдә Кызыл Байрак авылы янындагы аланлыкта уздырылачак дип ният ителә.
Бәйрәмнәр, коронавирус инфек-циясенә бәйле рәвештә, чикләү кагыйдәләрен исәпкә алып үткәре-ләчәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев