Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бураннарда юлсыз каласы килми

Соңгы көннәрдә кар шактый зур күләмдә яуды. Әле алга таба да синоптиклар явымлы көннәр вәгъдә итә. Авыл халкы юлларны чистартып өлгерерләрме дип борчыла. «Кышкы сезонга кергәннән бирле тәүлеклек режимда эшлибез, транспорт хәрәкәтендә өзеклек тудырмаска тырышабыз, - дип аңлатып үтә район территориясендә трассаларга һәм авыл арасындагы юлларга хезмәт күрсәтүче «Татавтодор» җәмгыятенең...

Соңгы көннәрдә кар шактый зур күләмдә яуды. Әле алга таба да синоптиклар явымлы көннәр вәгъдә итә. Авыл халкы юлларны чистартып өлгерерләрме дип борчыла. «Кышкы сезонга кергәннән бирле тәүлеклек режимда эшлибез, транспорт хәрәкәтендә өзеклек тудырмаска тырышабыз, - дип аңлатып үтә район территориясендә трассаларга һәм авыл арасындагы юлларга хезмәт күрсәтүче «Татавтодор» җәмгыятенең Яр Чаллы филиалы директоры Рәдис Вәсимов. - Бүген юл чистартучы һәм бозга каршы материал сибеп баручы җиде машина трассаларда йөри, ике бульдозер, дүрт МТЗ тракторы эшли. Бүгенге көнгә 2 мең тоннадан артык комлы-тозлы катнашма сибелде. Яңа ел ялларында шулай ук тәүлеклек режимда эшләячәкбез, график төзелгән, техника һәм ягулык материаллары, комлы-тозлы катнашма җитәрлек, юлларда күңелсезлекләр килеп чыкмас дип уйлыйм», - дип ышандыра ул.

Карның нинди күләмдә явуына карамастан, юлда йөрүчеләргә юлларның һәрдаим чистартылып торуы мөһим. Ә бу юл хезмәтләренең тиз арада чара күрүеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев