Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында буаларның ташуга әзерлеген тикшерәләр

Бу сишәмбедә ТР Министрлар Кабинетында үткән брифинг язгы ташу темасына багышланган иде. Анда республикада булган сулыклар янында тәүлек буена су күләмен тикшереп, күзәтеп тору постларын оештыру, сулыкларның ташуга әзерлеген, гадәттән тыш хәл чыга калганда хәбәр бирү системаларының төзеклеген тикшерү турында сөйләделәр. Бу атнада районда да әлеге мәсьәлә буенча махсус комиссия...

Бескачанка елгасындагы сусаклагыч янында бу көнне бигрәк салкын иде. Җылыдан соң көннең суытуы, исеп торган көчле җиле дә аеруча салкын тоелды. Шуңа да карамастан, урынга чыгып узучы киңәшмәгә чакырылучыларның һәммәсе дә килде. Бу җирлек башлыгы Равия Габдуллина, «Татмелиоводхоз» идарәсе вәкиле Марат Әгъләҗев, фермер Фәйсүн Сәетов һәм якын-тирәдә урнашкан «Зеленая горка», «Родник», «Росинка», «Дружба», «Лазурный», «Орбита» бакчачылык ширкәте рәисләре.

Төркем буадагы гидротехник корылмаларны, задвижкаларның төзеклеген карап чыкты. Тикшерү вакытында аларның һәммәсе дә төзек һәм ташуга әзер дип табылды. Моннан кала, сулык янында урнашкан «Лазурный» бакчачылык ширкәте территориясенең яр буенда тәүлек буена су күләмен тикшереп, күзәтеп тору постын оештыру, ташуны булдырмау чаралары турында сөйләштеләр.

- Игенче авылы халкы һәм әлеге буаның суыннан файдаланучы бакчачылык ширкәте бакчачылары җәй аенда су җитми дип зарлана. Җәй сезоны буена су күләме җитәрлек булсын өчен кар суын җыюны, задвижкаларны ачу-ябу буенча эшне көйләргә кирәк, - дип киңәш бирде Галимҗан Зарипов.

Аның сүзләре белән һәммәсе дә ризалашты, әлеге эшне бакчачылык ширкәте рәисләре үз контроленә алдылар. Шулай ук биредә җәй-көз айларында буа ярын ныгыту буенча да сүз шактый булды.

- Көннәр җылыта башлагач та, тау битендәге кар тиз эреп, буага агып төшә башлады. Су өстендәге боз бераз күтәрелде. Ташу вакытында буага шактый зур йөкләнеш туры килгәнгә, аны ныгытырга кирәк. Ләкин әлеге эшне проектсыз гына эшләп булмый. Буа ярын нинди материал белән ныгытасы һәм башка сорауларны уртага салып хәл иткәч кенә, проект документациясен эшләтергә кирәк, - диделәр бакчачылык ширкәте рәисләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташу