Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу сайлауларда да алдан тавыш биреп булачак

Тукай районы буенча территориаль сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Сайлау Кодексының 76.1 маддәсе нигезендә, 2сеннән 12 сентябрьгә кадәр чорда Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына сайлауларда алдан тавыш бирергә мөмкин дип хәбәр итә. Алдан тавыш бирү 2сеннән алып 8 сентябрьгә кадәр район территориаль сайлау комиссиясендә, 9ыннан 12 сентябрьгә кадәр...

Тукай районы буенча территориаль сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Сайлау Кодексының 76.1 маддәсе нигезендә, 2сеннән 12 сентябрьгә кадәр чорда Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына сайлауларда алдан тавыш бирергә мөмкин дип хәбәр итә. Алдан тавыш бирү 2сеннән алып 8 сентябрьгә кадәр район территориаль сайлау комиссиясендә, 9ыннан 12 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләрендә оештырыла.

Алдан тавыш бирү өчен сайлау комиссиясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризада алдан тавыш бирүнең сәбәпләре (чираттагы ялда, командировкада булу, эш һәм уку режимы, дәүләт һәм җәмәгать эшләрен башкару, сәламәтлек торышы) күрсәтелә. Сайлау комиссияләре алдан тавыш бирү чорында дүшәмбе-җомга көннәрендә 16.00 - 20.00 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбедә иртәнге 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Район территориаль сайлау комиссиясе Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йортта, 202 кабинетта урнаша. Участок сайлау комиссияләренең кайда урнашуы турында мәгълүматларны Тукай районының рәсми сайтында һәм 70-25-33 телефонына шалтыратып белергә була.

фото newsrbk.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев