Бәтке яшелләнә
Бәтке авылы урамында эш кайный: монда «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.
Авылда өмә, агач утырталар. Ремонттан соң матурланып киткән урамга Менделеевск шәһәре питомнигыннан чыршылар алып кайтканнар. Агач утыртуда район җитәкчесе Фаил Камаев үзе башлап йөри, иң беренче үсентене дә ул үзе утыртты. Өмәгә район хакимияте хезмәткәрләре дә килгән, Бәтке халкы да кулларына көрәк алган.
Әлеге ишегалдында 45 чыршы булачак. Әле төзекләндерелгән мәктәп ишегалдына да тау чыршылары утыртылачак икән. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин хәбәр итте. Авыл уртасындагы паркка да утырту өчен үсентеләр инде кайтарылган.
/ Мирһади Разов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев