Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борды һәм Мусабай-Завод җирлекләрендә яңа йортлар төзелеп, балалар саны арта

Бу атнада район халкы өчен мөһим һәм кирәкле чараларның берсе - авыл җыеннары башланып китте. Яңа ел бәйрәмнәре үтеп, елның беренче аенда район башлыгы, хакимиятнең бүлек мөдирләре, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләренең авыл кешеләре белән очрашып сөйләшүе елда кабатланучы матур гадәткә әйләнде. Җыеннарның иң беренчесе гадәттәгечә, чәршәмбе көнне Борды һәм...

Җыенга килгән авыл халкын һәм хакимият җитәкчелеген Борды авылының мәдәният учагы кече ярминкә белән каршы алды. Дәртле керәшен җырлары, гармуннан агылган көйләр астында бу җирлектә яшәүчеләр үз шәхси хуҗалыкларында, крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештергән продукцияне, кул эшләрен сатуга куйдылар. Борды авылының ветераннар советын җитәкләүче Тамара Кузьмина, мәктәп укучысы Наталья Исламова бәйләнгән матур чәчәкләр, Зөлфия Мансурова матур йон башмаклары белән күз явын алды.
Җирлек башлыгы Роза Әбделманованың хисап доклады да үзенчәлекле, төпле иде. 2014 елда биредә шактый гына эшләр башкарылган, шатлыклы үзгәрешләр булган. Бер ел эчендә җирлектә 13 гаилә яңа йорт җиткергән, гаилә коручылар, туучылар саны арткан. 9 йортка газ җибәрелгән, 3 йортка су керткәннәр. Мал саны кимесә дә, 2014 елда җирлектә 950 мең сумлык 3 ЛПХ кредиты, барлыгы 63 хуҗалык 12 млн 840 мең сум кредит алган, халыктан 17 тонна 920 килограмм сөт җыеп тапшырганнар. Моннан кала җирлеккә керүче авылларда юллар төзекләндерелгән, су трассалары сузылган, урамнарны яктыртканнар. Яңа 2015 елда эшләнәсе эшләргә килгәндә, быел Җәйләүдә яңа зират булдырырга ниятлиләр. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре, авылларны яктырту һәм башка пландагы эшләр турында сөйләделәр.
Мусабай-Завод авылында да күңелле мохит хөкем сөрә иде. Авылның сәләт ияләре килгән халыкны уен коралларыннан агылган матур көйләр, шаян сүз белән каршы алдылар.
Җирлек башлыгы Илгиз Миңнехуҗин, сүзне озакка сузмыйча, һәммәсен узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Бер ел дәвамында биредә дә күрсәтсәң күрсәтер эш байтак. Мәсәлән, Кызыл-Байрак авылының бер урамына асфальт түшәгәннәр, зиратка юл салганнар, буаларны төзекләндергәннәр. Бу елда исә Мусабай-Завод авылында 8 842 метр су торбаларын алыштыру эшен башларга ниятләре бар. Балалар саны арту сәбәпле, бакчада өстәмә төркем булдыру өстендә дә уйланалар. Җыенның сорау-җавап өлешенә җиткәч тә, Мусабай-Завод авылының Киров урамында яшәүче 15 кеше урам юлын төзекләндерүне сорап үтенечләрен җиткерделәр.
- Әлеге хәлне контрольгә алабыз, хәл итәргә тырышырбыз, - диде Васил Хаҗиев. - Илдә нинди хәл икәнен күреп торасыз. Көн дә нидер үзгәрергә мөмкин. Шулай да борчылырга, утка-суга төшәргә кирәкми. Ашарыбызга ризыгыбыз, кияргә киемебез, торыр урыныбыз бар, һәммәбез исән-сау. Әлеге авырлыклар безгә йомшак якларыбызны, хәл ителәсе мәсьәләләрне генә анык күрсәтте. Аларны хәл итеп, уңай якны күреп яшәргә кирәк, - дип әйтте ул.
Шуны да әйтеп үтәсе килә, быелгы җыеннарда авылда яшәүче һәм эшләүчеләргә игътибар аеруча зур иде. Ике авыл җирлегендә дә күпләп мал тотучыларны, армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләрен, тырыш белем алучы мәктәп укучыларын, сәләтле балаларны, авыл тормышында кайнап яшәүчеләрне истәлекле бүләкләр, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән зурладылар. Монысы йөрәккә сары май булып ятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыеннар