Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 70тән артык калмиялене спектакльгә билетлар белән сөендерделәр

Республика, шул исәптән районыбыз күләмендә тулы куәткә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре бара. Безнең Калмия авылында да күптөрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдан 10 апрельдә «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы олысына-кечесенә Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрының «Тилмереп дога көткәннәр» драмасына билетлар бүләк итте. Әлеге спектакль бик эчтәлекле иде, сугыш чорындагы...

Республика, шул исәптән районыбыз күләмендә тулы куәткә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре бара. Безнең Калмия авылында да күптөрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдан 10 апрельдә «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы олысына-кечесенә Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрының «Тилмереп дога көткәннәр» драмасына билетлар бүләк итте. Әлеге спектакль бик эчтәлекле иде, сугыш чорындагы чынбарлыкны тулысынча ачып бирде. Сугыш чоры балалары - олы апалар-абыйлар драманы елый-елый карадылар, хәтта балалар тын да алмыйча карап утырдылар. Спектакль тәмамлангач та тамашачылар таралырга ашыкмады, бер-берсе белән картинадан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Җиңүнең 70 еллыгына изге гамәл эшләве - шундый үзенчәлекле бүләк ясавы өчен калмиялеләр З. Вилдановка бик рәхмәтле, дип хәбәр итте Л. Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек җиңүнең 70 еллыгы