Якты юл
  • Рус Тат
  • Бизнес-проектларга конкурс игълан ителде

    Татарстан Республикасында эшмәкәрләргә лизинг килешүе буенча түләүләрнең бер өлешен каплау максатында субсидияләр бирү өчен бизнес-проектларга конкурс игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Сайлап алу конкурсында катнашу өчен заявкалар агымдагы елның 24 ноябреннән 14 декабренә кадәр кабул ителә. Заявкаларны Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт, 125нче кабинетка 9.00дән 17.00...

    Татарстан Республикасында эшмәкәрләргә лизинг килешүе буенча түләүләрнең бер өлешен каплау максатында субсидияләр бирү өчен бизнес-проектларга конкурс игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Сайлап алу конкурсында катнашу өчен заявкалар агымдагы елның 24 ноябреннән 14 декабренә кадәр кабул ителә. Заявкаларны Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт, 125нче кабинетка 9.00дән 17.00 сәгатькә кадәр китерергә мөмкин. Өстәмә мәгълүматны ТР Икътисад министрлыгының "Лизинг-Грант" бүлегеннән http://mert.tatarstan.ru сайтыннан алырга була. Шулай ук (843) 524-90-90 телефоны аша ТР Икътисад министрлыгына, (8552) 71-32-96 телефоны аша район Башкарма комитетының икътисад бүлегенә шалтыратырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: