Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләнлеләр Әлфинә Әзһәмова җырына клип төшерүдә катнашкан

Биклән авылында яшәүче шагыйрә, композитор Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә язылган "Кичер мине, балам!" җырына клип төшерелде. Аны Әлфинә Әзһәмова белән Индива дуэты башкара. Узган атнада җырчы белән берлектә, видео төшерүче төркем Казаннан Бикләнгә килә. Сценарийны җырчы Индива язган. Сюжет буенча, имеш, яшь чагында, артист буласы килгән Әлфинә Әзһәмова, күкрәк сабыен бишектә...

Биклән авылында яшәүче шагыйрә, композитор Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә язылган "Кичер мине, балам!" җырына клип төшерелде. Аны Әлфинә Әзһәмова белән Индива дуэты башкара. Узган атнада җырчы белән берлектә, видео төшерүче төркем Казаннан Бикләнгә килә. Сценарийны җырчы Индива язган. Сюжет буенча, имеш, яшь чагында, артист буласы килгән Әлфинә Әзһәмова, күкрәк сабыен бишектә калдырып китәргә мәҗбүр була. Баланы аның әнисе тәрбияләп үстерә. Төп рольне, ягъни артистның әнисен Бикләндә яшәүче Гөлнур апа Гыймадиева башкара.

Фотода: клипны төшергән төркемне Гөлнур апа төшке аш белән сыйлый

Ә баласын ташлап киткән, тискәре образны башкарырга теләүчене табуы җиңел булмый. Аны, интернет аша, фотосы буенча Индива эзләп таба. Стәрлетамак каласында яшәүче Гөлназ исемле кыз Әлфинә Әзһәмованың яшь чагына бик ошаганллыгы күренә. Ул клипта яшь җырчы ролен башкара. Моның өчен аңа 10 сәгать автобуста килергә, аннары шулкадәр үк вакыт кайтыр юлда үткәрергә туры килә, шулай да ул үз эшен бик яхшы башкара. Әнисез үскән кечкенә кызны Казаннан Ралина исемле кыз уйный. Клип төшерүче иҗат төркеме, эш вакытында аралашырга туры килгән Биклән халкының ачык йөзле, кунакчыл булуына шаккатып, бик рәхмәтле булып киткән. Тамашачылар клипны декабрь аенда экраннардан күрә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев