Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Библиосумерки-2018»

«Библиосумерки-2018» Бөтенрәсәй акциясе кысаларында 20 апрель көнне Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә «Безнекеләрне укы - безнекеләрне бел!» дип исемләнгән чара узды. Китапханә мөдире Фәния Мухамадиева балаларга китап укуның әһәмияте, мавыктыргыч, зәвык белән эшләнгән китаплар турында сөйләде. Хәзерге заман татар балалар язучылары һәм аларның әсәрләре турында презентация, Асия Юнусованың «Алкалы чәчәкләр» китабына буктрейлер...

«Библиосумерки-2018» Бөтенрәсәй акциясе кысаларында 20 апрель көнне Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә «Безнекеләрне укы - безнекеләрне бел!» дип исемләнгән чара узды. Китапханә мөдире Фәния Мухамадиева балаларга китап укуның әһәмияте, мавыктыргыч, зәвык белән эшләнгән китаплар турында сөйләде. Хәзерге заман татар балалар язучылары һәм аларның әсәрләре турында презентация, Асия Юнусованың «Алкалы чәчәкләр» китабына буктрейлер күрсәтелде. Балалар, үз чиратында, татар шагыйрьләренең кызыклы шигырьләрен сөйләделәр. Уеннарда да балалар актив катнашты: махсус әзерләнгән шарларны шартлатып, эчендәге биремнәрдән сүз кайсы әсәр турында барганны белергә тиеш иде. «Балаларга - яхшының да яхшысы» китап күргәзмәсе белән танышканнан соң, Сөмбел Гаффарованың "Чынга ашачак хыял" әкияте буенча сәяхәт оештырылды. Э чара ахырында китап тасмасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар бу очрашудан бик канәгәть калдылар. Чөнки ул бик тә кызыклы һәм файдалы үтте. Шуны әйтергә кирәк, балалар өчен хәзерге заман татар язучылары китаплары якты, төсле буяулар белән эшләнеп, сабыйларны сихри дөньяга алып кереп китәләр. Менә шундый матур һәм эчтәлекле китапларны балалар, әлбәттә, белергә, күрергә һәм укырга омтылырга тиеш. Бу китапханәчеләрнең зур бурычы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев