Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әби-бабайларның «белемнәрен» сынадылар

Шилнәбаш авылында Өлкәннәр көнен авыл китапханәсе мөдире, шул ук вакытта пенсионерлар һәм инвалидлар советы рәисе Нурзилә Бариева ачты.

Өлкәннәрне иң беренче авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова тәбрикләде. Бәйрәм котлауларга һәм чәй өстәле артында гәпләшүгә генә кайтып калмады, әби-бабайларны бераз «эшләтеп» тә алдылар: алар мәкальләр һәм әйтемнәрне, табышмакларны ни дәрәҗәдә белүләрен сынадылар. Әлбәттә инде, кичәне җыр-биюләр бизәде.
Шулай ук мәктәп ашханәсендә өлкәннәрне «Тополек» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары, «Россияночка» вокаль ансамбле, авылның үзешчән артистлары тәбрикләде. 

Анжелика ПОНОМАРЕВА, 
мәдәният йорты директоры. 

Фото Анжелика Пономаревадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев