Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең көн геройлары

Рәхмәт! Бу сүзне бүген бик еш кабатлыйбыз. Кемнәргә дисезме? Табибларга! Үз-үзләрен аямыйча COVID-19 инфекциясе белән көрәшүче табибларга. Бу көннәрдә бик күп медицина хезмәткәрләре көнне төнгә ялгап, алны-ялны белмичә эшли. Чөнки табиб – чит кешенең борчуына битараф кала алмаганнар һөнәре. Рәхмәт сезгә, табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, кече медицина пресоналы!

Тукай районы үзәк больницасында да коронавирус зәхмәте йоктыручылар дәвалана. Бирегә килеп эләккән кешеләр медицина персоналының үз эшләренә никадәр бирелгән булуларын, авырулар турында аналарча кайгыртуларын күрә. Сез безнең күңелдә терелүгә, яшәүгә өмет уятасыз, безгә яңа тормыш бүләк итәсез. Коллективыгыз бердәм, тату, эшегезне үзара аңлашып башкарасыз. Филидә Хәбибулина, Юлия Ветошкина, Зөфәр Әхмәтшин, шәфкать туташлары… Шулай ук һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган табиблар Миләүшә Хәйруллинага, Зуерхон Кәримовка олы рәхмәтләремне әйтәсем килә. Барыгызның да алдыгызда түбәнчелек белән башымны иям. 
Һәр көнне авырулар белән очрашып торганда йөрәк җылысын югалтмый саклау авырдыр. Ләкин сез, ничек кенә авыр булмасын, изге күңелле булып кала беләсез. Сезнең 12 сәгатьлек сменаларыгыз җиңел үтсен, авырудан үзегезне Ходай сакласын. Һәрберегез түземле, сабыр, һәр пациентка игътибарлы. Игелекле күңелегез беркайчан да каралмасын, үзегез һәм гаиләләрегез имин булсын. Сәламәт яшәгез, үз-үзегезне саклагыз.

Ихтирам белән отставкадагы милиция майоры Минзилә Нямаева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев