Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без – Илһамны биргән төбәк

Безнең Тукай районы халкы якташыбыз, татарның бөек улы, җырчы Илһам Шакиров белән чиксез горурлана.

Гәрчә атаклы шәхеснең туган авылы Яңа Бүләк элек Сарман районына караган булса да, хәзер ул Тукай районы составында. Бу авыл халкыбызның газиз улы эзләрен саклый, биредә музей ачылды, әлегә анда төзекләндерү эшләре бара. Җырчының бюсты куелган, авылда туган-тумачалары яши. Илһам Шакиров татарның иң моңлы, яраткан җырчысы иде һәм шулай булып та кала. Аның репертуарында 400 дән артык халкыбыз җырлары, композиторларыбызның әсәрләре иде. Аның баритон тавышы совет иленең татарлар яшәгән бөтен төбәкләрендә дә яңгырады. Бөек җырчыбызның исемен мәңгеләштерү безнең изге бурычыбыз. Илһам җырлары онытылырга тиеш түгел!

Тукай районы админстрациясе быел милли һәм рухи кыйммәтләрне популярлаштыру, саклау йөзеннән, Илһам Шакировның иҗатын балалар һәм яшүсмерләр арасында таныту максатыннан РСФСРның халык артисы исемендәге фестиваль-конкурс үткәрергә карар кылды. Ул беренче тапкыр республикабыз күләмендә үткәрелә. Бу хакта район админстрациясендә узган матбугат конференциясендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Барыев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Юлия Рыбакова сөйләде. Фестивальдә бары тик Илһам Шакиров репертарындагы җырлар белән генә катнашырга мөмкин.

Балалар чыгышларына яшь аермасына карап Мәскәүдән, Казаннан килгән музыка белгечләре, композиторлар, җырчылар бәя бирәчәкләр. Сайлап алу турлары Яңа поселогы мәдәният йортында 20-21 май көннәрендә үтәчәк. Ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы инде, июль ае ахрында Илһам Шакиров музеен төзекләндерүдән соң ачкан вакытта булачак. Һава шартларына карап аның ачык һавада булуы да бар. Илһам Шакиров исемендәге I нче республика фестивальконкурсның приз фонды мулдан. Өченче урынны алучыга диплом һәм 5 мең акча, икенче урынга 7 мең сум, беренче урынны алучыга 10 мең сум күләмендә бүләк тапшырылачак. ГранПри алучыга акчалата 50 мең сум күләмендә премия каралган. Моннан тыш Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевның махсус бүләге аерым бер башкаручыга тапшырылачак. Шулай ук, оештыручылар әйтүенчә җиңүчеләргә бик күп бүләкләр, призлар әзерләнә.

Фестиваль-конкурсның шартлары турында тулырак Тукай мәдәният бүлеге сайтында, социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин.

Киләчәктә Илһам Шакиров исемендәге мәртәбәле фестиваль-конкурс халыкара статусын да алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев