Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Яңа Бүләк авылы халкы якташлары Илһам Шакиров белән горурлана

Райондашыбыз, мәшһүр җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров үзенең олуг юбилее - 80 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Мин исә аның туган авылы Яңа Бүләктә - мәктәп, китапханә, музей йортында булып, Илһам аганың тормыш һәм иҗат юлы белән бәйле истәлекләре белән танышып кайттым. Бай-Бүләк авылында гомер итүче Илһам аганың сыйныфташы Роза...

Яңа Бүләк авылының китапханә мөдире Зөлфия Мингалиева Илһам Шакировка багышланган махсус стенд белән таныштырды.

- Авылыбызда Илһам ага Шакировка багышланган чаралар еш үткәрелә. Китапханәдә исә төрле елларда газета-журналларда мәшһүр җырчыбыз турында басылып чыккан материалларны, фотосурәтләрне җыеп барабыз. Китапханәдә аңа багышланган китаплар да зур урын алып тора. Күргәнегезчә, китапханәдә үткәрелгән чаралардан фотостендлар да ясап куелган, - дип сөйләде миңа Зөлфия ханым.

Соңыннан исә без, аның белән бергәләп, Яңа Бүләк урта мәктәбенә юл тоттык.

- Илһам абыйның туган көне уңаеннан, анда җырчы турында презентация күрсәттек, тормышы белән бәйле булган кызыклы фактлар турында сүз алып бардык. Әле Яңа Бүләк гомуми белем бирү мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Диләрә Шакирова район конференциясенә әзерләнә. Ул үзенә тема итеп, Илһам Шакировның тормыш һәм иҗат юлын сайлап алды, - диде миңа Яңа Бүләк мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәлия Сабирова.

Конференция турында күбрәк белү максатыннан, Диләрәнең фәнни җитәкчесе, инглиз теле укытучысы Чулпан Әхмәтшина белән элемтәгә кердем.

- 25 февраль көнне районыбызда фәнни конференция үтәчәк. Без Диләрә белән, ә ул Илһам Шакировның туганы да әле, бөек җырчыбыз турында инглиз телендә чыгыш ясаячакбыз. Укучым белән конференциягә әзерләнгәндә, Илһам ага турында бик кызыклы мәгълүматлар тупладык, махсус презентация әзерләдек, - диде Чулпан Әхләтовна.

Яңа Бүләк авылы табигатьнең искиткеч гүзәл урынына урнашкан. Ул челтерәп аккан саф сулы чишмәләргә дә, ялан-кырларга да, киң колачлы олы урманнарга да бай авыл. Кешеләре дә ачык йөзле, ярдәмчел, киң күңелле. Мәктәп бинасы белән янәшәдә Илһам аганың иҗат йорты - музее урнашкан. Анда җырчының иҗаты, тормыш юлы белән бәйле экспонатлар урнаштырылган һәм даими яңартылып тора икән. Бу истәлекле йортка килеп, яшь парлар үзләренең никахларын терки. Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов сүзләренә караганда, әлеге гадәт матур традициягә әйләнеп киткән.

- Музеебызга еш кына күрше районнардан да туристлар килә. Матурлыкка сокланып, экспонатларны игътибар белән күзәтеп, үзләренә бер мәдәни дәрес алып китәләр. Җәй айларында исә «Робинзон», «Балкыш» лагерьларына йөрүче балалар да килә. Авылыбызда Илһам Шакировка багышланган «Халык моңы - Илһам» дип аталган фестиваль үткәрелеп килә. Әлеге чарада районыбыз үзешчәннәреннән тыш, башка шәһәр, районнардан килгән кунаклар да чыгыш ясый, - дип сөйләде Мансур Сәхабетдинович.

Бай-Бүләк авылында гомер итүче Илһам аганың сыйныфташы, замандашы Роза Якупова белән дә очрашып сөйләштем. Ул мәшһүр җырчыбыз белән бер партада утырган, бергә кичерелгән кызыклы вакыйгалар турында хатирәләргә бирелеп сөйләде.

- Илһам белән VII сыйныфта бергә укыдык. Ул сабыр, итәгатьле, үтә акыллы булып исемдә калган. Укытучы чыгып киткәнен көтеп кенә тора иде дә, сыздырып бер җырлап җибәрә иде. Мин шунда ук аңа: «Илһам, син артист булырсың, мөгаен», - дип әйткәнемне хәтерлим. - Ул бер сүз дә әйтмичә, көлеп кенә куйган иде, - дип сөйли башлады миңа Роза апа. - VIII сыйныфны укырга без Теләнче Тамак авылы мәктәбенә йөрдек. Шунда да тынгылык юк иде Илһамга! Бик чибәр, игътибарлы булуына гашыйк булганнардыр кызлар, гел миңа таныштыр әле дип мөрәҗәгать итәләр иде. Ул мәктәптә булган чараларның берсеннән дә читтә калмады, һәрберсенә дә теләп катнаша иде.

Роза апа Якупова шулай ук Илһам Шакировның туган авылына Сабан туена кайткан вакытларын да искә алды.

- Аның кайтуы - без, авылдашлары өчен, чын бәйрәм иде. Берсендә шулай үзенең иҗат төркемен ияртеп, шау-гөр килеп, күп артистлар белән кайтты. Анда аның янына барып, хатирәләргә бирелеп, сөйләшеп тә алган идек. Сабантуйларыбыз Илһам белән бигрәк җылы мохиттә уза иде, - дип сагынып искә алды әңгәмәдәшем.

Роза апа Якупова үзе дә тумышы белән Яңа Бүләк авылы җирлегеннән, гомер буе Бай-Бүләк авылында яшәгән, сугыш чоры баласы. Тормыш авырлыкларына сынмыйча-сыгылмыйча, һәрвакыт эштә булып, үз кыйбласын тапкан авыл әбисе ул. Бүгенге көндә кечкенә генә йортта яши, килене, оныклары кайтып, булышып торалар. Мәшһүр җырчының замандашы, сыйныфташы Роза апа авылда абруйлы ак әби инде. Татар халкының моңлы сандугачы Илһам ага белән ул горурлана, аның белән бәйле яшьлек истәлекләрен укучылар, авылдашлары белән уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөек райондашыбызның юбилее уңаеннан