Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәтке мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары хәзер урамда яктылык кайтаручы браслетлар белән йөриячәк

Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр хәзер җәяүлеләргә җирле пункттан читтә йөргәндә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуны мәҗбүри итеп куя. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте исә мондый элементларны җирле пункт эчендә дә кулланырга киңәш итә. Алар җәяүленең машина астында калу куркынычын 65 процентка киметә, диләр алар. Шуны истә тотып, узган атнада...

Ассоциациянең башкарма директоры Равил Төхбәтуллин һәм Бәтке авылы халкына пассажирлар йөртү хезмәтен күрсәтүче шәхси эшмәкәр Назим Вәлиуллин мәктәпкә район ЮХИДИ бүлегенең административ закончалыкларны үтәү буенча инспекторы, полиция капитаны Илнур Хузин белән килгәннәр иде. 1-4 сыйныф укучылары каршында беренче булып инспектор чыгыш ясады. Ул балаларга юлда йөргәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үтте. Пассажир икәнсең, син унике яшькә кадәр махсус утыргычсыз автомобильгә утырырга тиеш түгел, юл һәлакәтләрендә ул гомерне саклап калырга 99 процентка кадәр ярдәм итә, диде ул. Юлдан җәяү барганда исә аеруча игътибарлы һәм сак булу мөһим. Тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчеләргә юлдагы җәяүлеләр бик начар шәйләнә, шуңа күрә әлеге яктылык кайтаргыч браслетларны тагу бик кирәк, дип аңлатты полиция инспекторы. Балалар да ул сөйләгәннәргә битараф калмады, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Аннары «Пассажирлар йөртү союзы» ассоциациясенең башкарма директоры Равил Төхбәтуллин укучыларга яктылык кайтаргыч браслетларны тапшырды. Шулай итеп, 160ка якын укучы ул көнне төрле төстәге браслетларга ия булды. «Мин юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклау буенча район комиссиясе әгъзасы да. Күптән түгел үткән бер утырышта балаларны яктылык кайтаручы элементлар белән тәэмин итү турында сүз булган иде. Уйладык та, беренче булып без бу эшне Бәткедән башларга булдык. Чөнки җирлек зур, биредә транспорт хәрәкәте дә көчле», - дип аңлатып үтте Равил Галиевич әлеге башлангыч хакында.

Пассажир йөртүчеләр дә, полиция хезмәткәре дә балаларга укуларында уңышлар, юлларда исән-имин йөрүләрен теләделәр, якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.

Искә төшерәбез, җирле пункттан читтә йөргәндә киемендә яктылык кайтаргыч элемент булмый икән, хәзер, административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, җәяүлегә штраф яный. Шуңа күрә, беренче чиратта, кагыйдәне үтәп йөрү куркынычсызлыкны тәэмин итсә, икенчедән, административ җаваплылыктан да коткарып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге