Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беслан безнең хәтердә

Терроризмга каршы көрәш буенча Халыкара Бердәмлек көнендә Кнәз авылы мәдәният йортында «Беслан, без хәтерлибез» дигән хәтер дәресе үтте. Әлеге чарада Кнәз мәктәбе укучылары, авыл яшьләре катнашты. Аларга Бесландагы фаҗига турында фильм тәкъдим ителде. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең тоткыннарны азат итүдә катнашкан батырлыгы турында сөйләделәр.

Аралашу барышында балаларның шәхси куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде. Балаларга ашыгыч ярдәм хезмәтләренең һәм полициянең дежур бүлекләренең телефоннары турында искәрттеләр. Хәтер шәмнәрен кабызып, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу көнне Хәтер шәмнәре бик озак янды.

Тамара ТУЗЕЕВА, 
Кнәз мәдәният йорты директоры.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев