Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче имтиханны тапшырдылар

Район мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучылар 28 майда сайлап алган фәннәр буенча беренче дәүләт имтиханын тапшырдылар - ул көнне 21 укучы биологиядән, 8 укучы тарихтан һәм 2 укучы информатикадан сынау үтте.

Кнәз мәктәбеннән Алина Галиеваны, Эльвина Вәлиеваны, Мусабай Заводтан Миләүшә Хәйруллинаны һәм Комсомолецтан Алия Гайнетдинованы мин имтиханны тапшырып чыккан шатлыклы мизгелләрендә фотога төшереп алдым. Кызлар барысы да биология фәнен сайлаганнар. Алина, Эльвина һәм Миләүшә тормышларын медицина белән бәйләргә уйлыйлар, биология фәнен сайлаганда да алар шуны истә тотканнар. Алина - алтын медальгә дәгъва кылучыларның берсе дә әле. Ә Алиянең хыялы - юрист булу. "Сүз дә юк, имтихан бирү бик җитди һәм авыр эш. Беренчесе булгангамы, бу фән аерата куркытты. Эшләребез яхшы бәяләнер, югары балл җыя алырбыз дип өметләнәбез", - диләр алар. Алдагы сынау 31 майда - ул көнне унберенчеләрнең барысы да рус теленнән мәжбүри имтиханны тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ – 2012