Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» җирле бүлеге конференциясе үтте

Бөтенроссия «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Тукай районындагы җирле бүлеге чираттагы XXXIV конференциясен уздырды. Районда авыл җирлекләрендә партиянең 25 беренчел бүлекчәсе эшләп килә. Конференциядә алардан 52 делегат катнашты, эшлекле сөйләшүнең көн тәртибенә 7 сорау куелган иде.

«Бердәм Россия» партиясенең Тукай районындагы җирле бүлегенең 2016-2021 елларда башкарган эшләре хакында партиянең җирле бүлеге башкарма секретаре Роза Әбделмәнова чыгыш ясады. Бүгенге көндә Тукай районында «Бердәм Россия»нең 1191 әгъзасы һәм 359 яклаучысы бар. Партия әгъзалары район тормышында актив катнашалар, күп кенә социаль программаларны тормышка ашыруда башлап йөриләр. Районда мобиль кабул итү пунктлары эшләде. Аларга 2021 елда гына да йөздән артык сайлаучы мөрәҗәгать итте.  «Бердәм Россия» партиясеннән сайланган депутатлар халыкны һәрвакыт кабул итеп, проблемаларны чишүдә зур роль уйныйлар. Роза Әбделмәнова партиянең киләчәктә дә халыкка ярдәм итәчәген ассызыклап үтте. Шул ук вакытта авыллардагы беренчел бүлекчәләрнең эш сыйфатын яхшыртырга кирәклеген искәртте.
Конференциядә «Бердәм Россия»нең Тукай районы җирле бүлеге контроль комиссиясе рәисе Альфира Нәфыйкова исәп-хисап тотты. 
Докладлар буенча фикер алышуларда файдалы киңәшләр әйтелде. «Бердәм Россия»нең Тукай җирле бүлеге эше яхшы дип бәяләнде.
Көн тәртибендә торган чираттагы мәсьәлә «Бердәм Россия» партиясенең Тукай җирле бүлеге секретарен сайлау иде. Бу вазифага ике кандидатура күрсәтелде: муниципаль район башлыгы Фаил Камаев һәм Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Фаил Камаев җирле бүлекчәнең секретаре итеп сайланды.
Шулай ук җирле бүлекнең тугыз кешедән торган политсоветы һәм өч әгъзадан торган контроль комиссиясе сайланды.
Казанда партиянең төбәк бүлегендә үтәчәк XXXIV конференциясенә делегат итеп «Бердәм Россия» партиясенең Тукай районы җирле бүлегеннән Фаил Камаев сайланды. 
Намуслы хезмәт куйган һәм «Бердәм Россия» партиясе эшләрендә активлык күрсәткән өчен партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның рәхмәт хаты белән Альфира Нәфыйкова, партиянең төбәк башкарма комитеты Марат Сәмигуллинның рәхмәт хаты белән Тамара Тузеева бүләкләнде.
«Бердәм Россия» партиясенең Тукай районындагы җирле бүлегенең чираттагы XXXIV конференциясендә күтәрелгән һәр сорау буенча карарлар кабул ителде. 

Җирле бүлекнең контроль комиссиясе рәисе Альфира Нәфыйкова партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. / Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев