Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер урамда рәттән ике янгын чыкты

Кичә Теләнче Тамак авылының Татарстан урамында ике ихатада янгын чыкты. Беренче хәбәр янгын сүндерүчеләргә иртәнге сәгать 8дә килеп ирешә. Авылда яшәүче хатын-кыз торак йорт януы турында әйтә. Сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут йортның верандасын камап алган була. Веранданың эченә, андагы җиһазларга, йортның түбәсенә зыян килә. Ут электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка...

Кичә Теләнче Тамак авылының Татарстан урамында ике ихатада янгын чыкты. Беренче хәбәр янгын сүндерүчеләргә иртәнге сәгать 8дә килеп ирешә. Авылда яшәүче хатын-кыз торак йорт януы турында әйтә. Сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут йортның верандасын камап алган була. Веранданың эченә, андагы җиһазларга, йортның түбәсенә зыян килә. Ут электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле килеп чыга.

Икенче янгын шушы ук урамда кич белән була. Сәгать 7нче яртыда янгын сүндерүчеләр сарай януы турында хәбәр алалар. Бу хуҗалыкта ут сарайның бераз өлешенә зыян китерә, аның артында өелеп торган салам янып бетә. Бу очракта янгынның сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип фаразлана. Хәзер тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итәләр район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X