Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бер көндә намазга өйрәнү»

Узган якшәмбедә Күзкәй мәчетендә шулай дип аталган чара узды. Хуш, исеме күп нәрсә вәгъдә итә, шуңа байтак кеше килгәндер дип уйлап куйдым. Һәм ул, чыннан да, күңелләрне җәлеп итә торган, мавыктыргыч нәсихәтләргә бай, җылы мохитле гаиләне хәтерләткән очрашу булды.

Иң әүвәл авылның имам-хатыйбы Илнур Фәрхетдинов, чакыруда вәгъдә ителгәнчә, намаз уку шартлары турында җентекләп сөйләде, намаз вакытлары белән таныштырды, иртәнге намазны уку тәртибен күрсәтте. Намазны, шәригать кушкан рәвештә, таһәрәт белән уку фарыз. Таһәрәт алганда исә сигез төрле гамәл үтәлә. Алар барысы да бәян ителде. Баксаң, бер кыенлыгы да юк.
Уйландырды... Гадәттә, мәңгелеккә килгән кебек, Аллаһ Тәгалә каршына барасыбызны онытып, дөнья куабыз, намазга басарга өлгерермен әле дибез. Күпме гомер бирелгәндер бит, өлгерми калуыбыз да ихтимал. Күңелдә иман нуры, инану кирәк. Бу хакта имам-хатыйбыбыз Илнур хәзрәт да ассызыклап әйтте:
 – Инану – исламның төп мәгънәсе, төп нигезе, тормыш фундаменты. Шул фундамент – ислам фундаменты никадәр нык булса, тәрбияле, иманлы балалар үстерербез, гаиләләребез дә ныклы, тормышыбыз төзек, илебез тыныч булыр, – диде ул.
 Әлеге очрашуда район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт, аның ярдәмчесе Рамил хәзрәтнең катнашуы, аларның чыгышлары, мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәтнең күпсанлы сорауларга биргән җаваплары, нәсихәтләре мәчетебездә узган бу очрашуга аерым төсмер, күңелләребезгә куәт бирде.

Заһидә Мотыйгуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев