Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер кем дә онтытылмады

Тукай муниципаль районының Яңа поселогында әфганчы Сабиров Айрат Марсель улына стелла- һәйкәл ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Әлеге игелекле гамәлнең инициаторы аның полкташы, якташыбыз Фәрит Галәветдинов.

Сабиров Айрат Тукай районы Иске Гәрдәле авылында 1964 елның 1 гыйнварында туган. 1982 елның 29 мартында хәрби хезмәткә алына. Ул Әфганстанда халыкара бурычны үтәгәндә авырып китә, 1982 елның 8 сентябрендә вафат була.


Чарада Айрат Сабировны искә алырга әти-әнисе, авылдашлары, педагоглары сыйныфташлары, Яңа поселогы мәктәбе укучылары һәм полкташлары, әфган сугышы ветераннары килде.
Тантаналы митингны Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Закиров Рөстәм Илдус улы ачты. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Сәламләү сүзе белән Тукай районы сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Якупов Айбулат Мөнир улы чыгыш ясады. Тантаналы митингта бер минутлык тынлык игълан ителде.
Аннары кызыл тасма киселде, ак тукыма стелла мемориаль һәйкәленнән алынды һәм чәчәкләр салынды. Чарада патриотик темага шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

/Рөстәм Зәкиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев