Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер авылдан ике хат

Сугыш еллары хатирәсеннән

Бөек Ватан сугыш башлануга, Әҗмәкәй авылында да хатыннар ирләрен, балалар әтиләрен, кызлар сөйгән ярларын илебезне сакларга фронтка озаталар. Тормышны алып бару 12-13 яшьтәгеләр иңенә кагыла. Ачлык-ялангачлык хөкем сөрә авылыбызда. Төхбәтуллин Миннегали 12 яшеннән атлы эшкә чыга. Калмаш мәктәбенә укырга йөрергә дә туры килми аңа. Авылдашы Фәрхетдинова Фәниягә дә апасына ияреп кечкенәдән колхоз эшенә йөрергә туры килә. Халыкка бигрәк тә кыш айларында авыр була. Шул заман авырлыкларын җиңеп чыккан бер авыл кешеләре Миннегали белән Фәния гаилә корып 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар икесе дә «хезмәт ветераннары». Нинди генә хәлләр булмасын Әҗмәкәйләрен ташлап чыгып китмичә, шунда картайганчы яшәгән пар алар.
«Март азакларында без җыйнаулашып, болынга кибән төпләрендә калган печәнне җыеп алып кайтырга бара идек. Чөнки көздән әзерләгән печән язга кадәр җитми»,- дип сөйләде Фәния апа Бөек Ватан сугышы барган елларда булган хәл турында.
Авыл кешеләренең бердәнбер ышанычы сыер. Сыерың булмаса ачтан үләсең көн кебек ачык. Яңадан сыер сатып алу мөмкинлеге дә юк. Муллахмәт Мөслимәсе белән сеңлесе Рәсимә, Мөгалинур апасы белән Фәния бәләкәй чана тартып, билгеле инде җәяүләп болынга китәләр. Көч-хәл белән барып җитәләр кызлар, ә болын Әҗмәкәйдән 25 чакрымлап ераклыкта. Инде кибән төпләрен тирән кар баскан, болында юл юк. Алар кар ярып йөриләр, болын буйлап кибән төбе эзләп. Өч кибән төбен табып казыганнан соң бер бәләкәй чана печән чыга. Ике ел шулай икешәр тапкыр баралар кызлар печәнгә. Өченче елны яз җитүгә, дүртәүләп тагын китәләр ике чана тартып болын печәненә. Кайтыр юлларына чыкканда көн кичкә авыша. Илбахтыны узып Калмаш суы аркылы чыксаң, туп-туры безнең урта урамга кайтып керәсең инде. Шулай итеп кызлар белгән юлдан китәләр. Ике өлкән апалары чаналарын баудан тотып тартып, сеңелләре арттан чатлы таяк белән этеп баралар икән. Калмаш суы буена төшкәндә Рәсимәләре эндәшми генә кирәк йомышына кала. Тигез юлга чыгуга Мөслимәнең чанасы авырайган сыман булып китә. Артына борылып караса, чана артында сеңлесе Рәсимәне күрми. Кызлар арлы-бирле йөгереп, Рәсимәне эзлиләр, өчәүләп кычкырып-чакырып карыйлар. Ләкин кызны таба алмыйча төн уртасында гына авылга кайтып керәләр.
Эңгер-меңгер вакыт булганлыктан, Рәсимә иптәш кызларын шәйләми. Юл мазарны карап тормыйча алга йөгерә, янәсе иптәшләрен куып җитә. Ләкин ул Калмаш ягына китеп адаша. Кызый төне буе арла-бирле басуда йөри, таң атып бераз яктырылгач, кай тирәдә икәнлеген төшенә ул. Шулай итеп икенче көнне төш вакыты җитүгә көч-хәл белән өйләренә кайтып егыла Рәсимә. Бер атна-ун көн сырхауланып урын өстендә тора алмый ята бала. Бәхеткә каршы кул-аякларын өшетми. Рәсимәне Чаллыга врачка алып баручы бумый, авылда фельдшер да булмый ул вакытта. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур, ярдәменнән ташламый кызны. Фәниянең күршекәе Рәсимә аякка баса.
Сугыш еллары турында сорасаң Фәния апа көне буе сөйләргә әзер. Бөек Ватан сугышы елларында һәр гаиләнең һәр көне онытылмаслык хәсрәт-кайгыдан торган, һәр көн бер тарих диярсең. Фәния апаның өч абыйсы сугышка китә. Аларның икесе әйләнеп кйтмый. Рәсимә апаның абыйсы да сугыштан әйләнеп кайтмый. Аларның исемнәре «Хәтер» китапларына кертелгән.
Әҗмәкәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап ясалган баннерда исән кайтканнарының фотосурәтләрен күрергә мөмкин. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш каһарманнарын искә алып авылда һәр елны тантаналы митинг-бәйрәм уздырыла. Без, киләчәк буын, узган еллар хатирәсен онытмыйча, батырларны күңелләрдә саклыйбыз, Иншә Аллаһ. Авылыбыз кешеләренең узганын онытмау, ул киләчәк буын өчен кирәк. Ә бәйрәмнәр ул гореф-гадәтләрне истә тоту. Авылыбызда бәйрәм уздыра башласак, Фәния апаның сүзләрен гел искә алабыз. «Балалар, сугыш вакытында да Сабан туен уздырдык, халыкны бәйрәмсез калдырмагыз»,- дип өнди безне.
92 яшьлек Фәния апа Җиңү бәйрәмен бер дә калдырмыйча авылдашларын искә алырга килә. Сугыш елларының сөйләп бетергесез авыр чакларын кичергән булса, бүгенге көннең мул тормышын күрә алуына чиксез кунып яши. «Аллаһы Тәгалә миңа бәрәкәтле гомер бирде, шуңа хисапсыз шөкер итеп, калганы хәерле булсын»,- дигән догада яши Фәния Төхбәтуллина.
Әнисә Әшрәпова

Фото гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев