Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батырга һәйкәл

Әле исән-сау булган, кылган эше өчен халык аны үз иткән, тирә-якта легендага әверелгән шәхесләребезнең исемнәрен һәм шөгыльләрен мәңгеләштерү бик изге гамәл.

Элек-электән безнең халык үзенең чыгышы, тарихы һәм байлыгы белән генә түгел, ә үзенең батырлары белән горурланып яшәгән. Һәр төбәкнең, һәр җирлекнең, һәр авылның батыры-мактанычы булган. Көч-куәткә, тапкырлыкка баш ию бездә борынгыдан ук килгән. Көчледә, миһербанлыда халык үзенең яклаучысын күргән, аңа ышанган, таянган. Бу бигрәк тә илгә хәвеф-хәтәр янаганда нык сизелгән. Халык батырлар янында укмашкан, берләшкән. Шундый шәхесләр рәтенә мин милләтебезнең йөзек кашы, көрәш батыры, күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы, хезмәт ветераны Раббани Шәриповны кертер идем.
Сугышта газиз әтисен югалткан, ул чорның бар михнәтләрен сабый җилкәсендә татыган, бары тик үзенең гаҗәеп тырышлыгы, ходай биргән күпкырлы табигый сәләте аркасында халык арасында зур абруй казанган кеше ул. Гадәти булмаган физик көчкә ия булуы өстенә, ул кешелекле, гадел, инсафлы, җырга-моңга, шигърияткә сәләтле зат та. 
Зур мәйданнарда бихисап күп мәртәбәләр җиңүләр яулаган, бүген 84 яшен тутырган баһадир Раббани агайның исеме һәм сыны мәшһүр спорт сарайларының яисә стадионнарның түрендә, үзәк урынында, тынычлык һәм сафлык символы булган татар сөлгесен кулларында кысып тоткан килеш, үзенең лаеклы урынын табар дип ышанасы килә. Ул татарча көрәш буенча бөтендөнья көрәш федерациясенең тулы вәкаләтле әгъзасы да. 

Фрил ӘХМӘТОВ,
Татарстанның атказанган спорт остасы hәм тренеры, СССРның һәм РСФСРның көрәш остасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев