Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баш табиб «имтихан» тотты

Район үзәк дәваханәсендә киңәйтелгән медицина советы утырышы үтте. Анда ТРсы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев, Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев һәм Чаллы шәһәренең  кичектергесез ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү (БСМП) учреждениясенең баш табибы Марат Мөхәмәдиев катнашты.  

Тукай районының сәләмәтлек саклау юнәлешендәге эш нәтиҗәләренә багышланган төп доклад белән иң элек районның баш табибы Галим Сабирҗанов чыгыш ясады. Аның сөйләвенчә, районда үткән елда 356 бала дөньяга килгән. 2020 ел белән чагыштырганда үлем-китем 24 процентка арткан. Район кешеләренең күбесе кан әйләнеше системасы, яман шеш авырулары һәм короновирус белән авыру сәбәпле фани дөнья белән хушлашкан. Эшкә яраклы булган кешеләрнең дә үлем-китеме очраклары  ешайган. 2020 ел белән чагыштырганда ул 31 процентка артык. 2021 елда җәмгысы 169 яман шеш белән авыру очрагы ачыкланган. Бу 2020 елга караганда 38гә күп дигән сүз. 
 Диспансеризация кысаларында исә барлыгы 7 925 кеше тикшерү үткән, шуларның 995ендә авырулар ачыкланган. Дәвалау мәсьәләсенә килгәндә, үткән ел яңа короновирус инфекциясеннән амбулатор шартларда 2042 кеше дәваланган. Шуларның 1842се – олылар, 158 кеше – балалар һәм 42се – яшүсмерләр. 
 Шулай ук 2021 елда дәваханәгә 50 медицина хезмәткәре эшкә килгән. Аларның 12се – табиблар, 38 кеше урта медицина хезмәткәре. 2020 ел белән чагыштырганда, бу 15 кешегә күбрәк. 
 Моннан тыш, дәвалау учреждениясенә барысы 13,7 миллион сумлык яңа маммограф һәм УЗИ аппараты, барлыгы 20,6 миллион сумлык 14 ашыгыч ярдәм машиналары кайтартылган. 10,7 миллион сумга ике ФАП алыштырылган. 
 Үз чыгышында Галим Габбасович агымдагы елга булган максатларны, бурычларны да телгә алды. 
– Әйтик, беренчел бурычларның берсе ул район халкын яңа короновирус инфекциясенә каршы ревакцинация аша уздыру, аңа бәйле үлем-китемне киметү. Шулай ук, дәваханә стационарын 1 апрелдән гадәти режимда эшләтеп җибәрәбез, – диде, баш табиб. 
Утырышта ТРсы сәламәтлек саклау министрлыгы, район хакимияте һәм үзәк хастаханә җитәкчелеге исеменнән иң яхшы хезмәткәрләрне котладылар.     
Алсу Тмерханова
Зәрия Вәлиева фотосы       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев