Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык та тоттылар, тәмле ашлардан да авыз иттеләр

- Балыкчылар көне уңаеннан Теләнче Тамак ветераннар советы Теләнче елгасы буенда балык тоту бәйгесен оештырды. Көн бик эссе булуга карамастан, өлкән яшьтәге абыйлар бәйгедә катнашырга ашкынып тора иде. Монда һәрберсе кармаклары белән мактанып алды, ләкин ничек итеп балык тотасын барысы да сер итеп саклады. Ветераннар советы рәисе Розалин Хәбибуллин бәйгенең...

- Балыкчылар көне уңаеннан Теләнче Тамак ветераннар советы Теләнче елгасы буенда балык тоту бәйгесен оештырды. Көн бик эссе булуга карамастан, өлкән яшьтәге абыйлар бәйгедә катнашырга ашкынып тора иде. Монда һәрберсе кармаклары белән мактанып алды, ләкин ничек итеп балык тотасын барысы да сер итеп саклады. Ветераннар советы рәисе Розалин Хәбибуллин бәйгенең тәртибе белән таныштырды һәм балыкчылар үзләренә уңайлы урыннар сайлап эшкә кереште.

Күп тә үтмәде, әле берсенең кармагы чиртте, әле икенчесенең. Бераздан кемнең күпме, нинди балык тотканын үлчи башладылар. Фикер алышканнан соң бәйге нәтиҗәләре дә билгеле булды. Балык тоту буенча I урынны Сәетнур Шәймәрданов яулады, Нәргиз Ризатдинов - II, Исмәгыйль Мөбәрәкҗанов - III урын да. Иң зур балыклар Розалин Хәбибуллин белән Нәргиз Ризатдиновка, ә иң кечкенәсе Хәниф Ильясовка эләккәне ачыкланды. Иң күп балык тотучы исеме бәйгегә килгән иң өлкән кеше Мөдәрис Лотфуллинга бирелде. Балыкчыларны тәмле балык шулпасы һәм хуш исле чәй белән Рамил Закиров һәм Илдус Фәйзуллин сыйладылар, дип язалар Теләнче Тамак авылыннан.

- Кнәз авыл җирлегендә, Бөтендөнья балыкчылар көне уңаеннан, «Иң оста балыкчы - 2015» конкурсы уздырдылар. Бәйгедә олысы да, кечесе дә актив катнашты. Конкурска старт иртәнге 7дә үк бирелде һәм балыкчылар кармакларын суга салып, әкрен генә көтеп утырды. Беренче балыкны пенсионер Рәбига Акмалова тотты. «Иң оста балыкчы - 2015» исеме 50 елдан артык балык тоту буенча шактый тәҗрибә туплаган Василий Новокрещеновка бирелде. Ул 3 сәгать эчендә 30 кәрәкә балыгы тоткан. Почетлы икенче урынны 4 еллап балык тоту белән мавыккан VII сыйныф укучысы Дмитрий Павлушин алды. Өченче урында исә пенсионер Зәкәрия Баев калды. Җиңүчеләр һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип яздылар безгә Кнәз авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балык тоту