Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баллы бәйрәм

Узган шимбәдә «Энергетик» мәдәният йорты каршында баллы бәйрәм үтте. Район күләмендә беренче тапкыр узган бу чара – «Якты юл» газетасы коллективының чираттагы проекты. Бу юлы без умартачы һөнәрен хөрмәтләргә булдык.

Белгәнебезчә, быелгы җәй умартачылар өчен уңай булмады. Салкын һәм яңгырлы көннәр бал кортларына очарга ирек бирмәде. Өстәвенә, Россиянең, шул исәптән Татарстанның кайбер төбәкләрендә иген басуларын химикатлар белән саксыз эшкәртеп, бал кортлары күпләп һәлак булды. Бәхеткә, Тукай районында андый күңелсез хәлләр күзәтелмәде.
Җәй башында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев игенчелек белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләренә умартачыларга зыян салмаска, үзара килешеп эшләргә кирәк дип мөрәҗәгать итте. Белгечләр фикеренчә, умарта кортлары бетсә, кешелек яшәүдән туктый. Бал кортлары үсемлек дөньясын серкәләндерә. Өстәвенә, бал – затлы табигый ризык. Аңа ихтыяҗ беркайчан да кимеми. Тукай районында бүгенге көндә 4924 баш умарта бар. Умартачылык белән районда ике фермер, бер хуҗалык һәм күпсанлы шәхси хуҗалыклар шөгыльләнә. Алар үз продукцияләрен ярминкәләрдә саталар, чит төбәкләргә дә җибәрәләр.
«Баллы бәйрәм»дә дә районыбыз умартачылары үзләренең продукцияләрен тәкъдим итте. Анда шулай ук Татарстанның башка районнары, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары умартачылары да катнашты. Жюри алар арасыннан дүрт номинациядә җиңүчеләрне билгеләде.
«Иң матур композиция» номинациясендә Яңа Бүләк авылыннан Төхбәтуллиннар, «Умартачы династиясе» номинациясендә Бикләннән Азат Мостафин, «Иң өлкән умартачы» номинациясендә Иштирәктән 92 яшьлек Михаил Палладиев, «Иң яшь умартачы» номинациясендә Мөслимнән Алмаз Гамиров җиңүче дип табылды. Аларга иганәчеләрдән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмдә кайнатма ясаучылар татлы ризыкларын тәкъдим иттеләр. Бу «Баллы бәйрәм»гә тагы да ямь өстәде. Район авылларыннан хуҗабикәләр төрле вареньелар ясап алып килде, алар арасында да бәйге үткәрелде. Жюри вареньеларның тәменә, сыйфатына һәм өстәлләрнең бизәлешенә игътибар итте. Иң оригиналь кайнатма ясаучы хуҗабикә – Күзкәйдән Альмира Ситдыйкова беренче урынга лаек дип табылды. Калмиядән Энҗе Галиәхмәтова икенче урынны яулады һәм Иштирәкнең уңган хуҗабикәсе Фәнүзә Ризатдинова өченче урынга ия булды.
Бәйрәмгә махсус кунаклар – Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, җырчылар Илһам Шәриф, Мөнир Рахмаев килгән иде.

Бәйрәмнән тулы репортажны газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Рәфкать Билданов һәм Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев