Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай районында «Балкыш» балалар иҗат фестиваленең сайлап алу туры үтә

    Районыбызда «Балкыш» балалар иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары уза. Кнәз һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә алар инде үткән. Шушы көннәрдә сайлап алу турлары Иске Абдул һәм Күзкәй авыл җирлекләрендә үтәчәк дип көтелә. Ә финал өлеше исә, гадәттәгечә, март ахырларында узачак, дип хәбәр иттеләр безгә район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр...

    Районыбызда «Балкыш» балалар иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары уза. Кнәз һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә алар инде үткән. Шушы көннәрдә сайлап алу турлары Иске Абдул һәм Күзкәй авыл җирлекләрендә үтәчәк дип көтелә. Ә финал өлеше исә, гадәттәгечә, март ахырларында узачак, дип хәбәр иттеләр безгә район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә «Созвездие-Йолдызлык - 2015» XV ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә катнашыр өчен районара сайлап алу туры да үтә. Республикакүләм фестиваль быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: