Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәтке авылыннан Мария Лысанова. балаларга сугыш хәтирәләрен сөйләде (фото)

Авылларда, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле кичәләр, очрашулар үткәрелә. «Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 4 яшь булган. Аз булса да әтиләрне, абыйларыбызны сугышка озату мизгелләрен хәтерлим. Башта сугыштан хәбәрләр көтеп узган балачак, аннары сугыштан соңгы авыр еллар онытырлык кына булмады. Күптән түгел мине...

Авылларда, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле кичәләр, очрашулар үткәрелә.

«Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 4 яшь булган. Аз булса да әтиләрне, абыйларыбызны сугышка озату мизгелләрен хәтерлим. Башта сугыштан хәбәрләр көтеп узган балачак, аннары сугыштан соңгы авыр еллар онытырлык кына булмады. Күптән түгел мине шул еллардагы халыкның каһарманлыгын, түземлелеген һәм туган илгә чиксез бирелгәнлеген сөйләү өчен «Аленушка» балалар бакчасына чакырдылар. Андагы әзерлекне күреп сокландым: балалар сугыш темасына бик матур рәсемнәр, төрле кул эшләре күргәзмәләре ясаганнар. Сугыш еллары туында сөйләп, аларның сорауларына җавап биргәннән соң, тәрбияче апалары Елена Смирнова белән бергәләп «Сугыш чоры балалары» дигән фильм карадык. Гомумән, Лилия Миннуловна җитәкчелегендәге бу коллектив патриотик тәрбия буенча кызыклы гына эшләр алып баралар. Безне, өкәннәрне дә, онытмыйлар. Рәхмәт аларга», - дип язып җибәргән Бәтке авылыннан хезмәт ветераны Мария Лысанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап