Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар бакчасы – сәламәтлек мәйданы

Мусабай-Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасында «Балалар бакчасы – сәламәтлек мәйданы» дигән социаль әһәмияткә ия проект гамәлгә ашырыла. Аның асылы балаларның физик активлыгын арттыру, савыктыру, сәламәтлекләрен ныгытудан гыйбарәт. Шул максатлар өчен бакчабызда комплекслы спорт мәйданчыгы оештырылды. 

Безнең балалар бакчасы мәктәп белән бер бинада, территориябез дә чикләнгән: спорт һәм музыка залларыбыз юк. Барлык чаралар да төркемнәрдә үтә. Балалар өчен хәрәкәтләнү, чыныктыру чараларын уздыру шартлары юк диярлек. Мәктәп безгә бер участок бүлеп бирде һәм без анда заманча спорт мәйданчыгы булдырдык. Әлеге проектны 2019 ел башында тормышка ашырырга керештек. Проектны гамәлгә куючы команда барлык документларны әзерләде. Исәп-хисап документлары «Татнефть»нең хәйриячелек фондына, грантлар конкурсына җибәрелде. Узган ел кирәкле спорт корылмаларын алып урнаштыру мөмкин булды. Быел кабат «Татнефть»нең хәйриячелек фондына мөрәҗәгать иттек, безгә 200 мең сум акча бүлеп бирелде. Шул рәвешле футбол кыры булдыру мөмкинлеге барлыкка килде. Футбол зонасын койма белән бүлеп алдык, участогын чистартып, тигезләдек, кара туфрак керттек, газон үләне чәчтек. Футбол уены өчен кирәкле капкалар сатып алдык, аларны яз көне урнаштырачакбыз. 
Балалар бакчасы территория-сендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, велосипедта йөрү өчен мәйданчык бар. Юл читендәге газон куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми иде, аны яңарттык. 
Спорт мәйданчыгы иркен, ә бакчаның ишегалды себерүчесе юк, экономияләнгән акчага кар ыргыта торган җайланма сатып алдык. 
«Балалар бакчасы – сәла-мәтлек мәйданы» проекты балаларыбызның физик әзерлеген тагын да ныгытыр дип өметләнәбез.

Эльвира Нуретдинова, 
бакча мөдире.

/ Фото «Кояшкай» балалар бакчасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев