Бакчачылык ширкәтендә янган йорттан ир-ат гәүдәсе табылды
Дүшәмбе көнне төнге сәгать 10нчы яртыларда күзәтчелек эшчәнлеге хезмәтенә «Отделочник» бакчачылык ширкәтендә йорт януы турында хәбәр килә. Урынга барган тикшерүчеләргә йорт хуҗабикәсе инде ике атналап биредә булмавын сөйли, янгынның нәрсәдән килеп чыкканын әйтә алмый. Тулысынча ялкынга чорналган кечкенә агач йортны сүндереп бетергәч, өй эченнән диванда яткан кеше гәүдәсе табыла. Ул...
Дүшәмбе көнне төнге сәгать 10нчы яртыларда күзәтчелек эшчәнлеге хезмәтенә «Отделочник» бакчачылык ширкәтендә йорт януы турында хәбәр килә. Урынга барган тикшерүчеләргә йорт хуҗабикәсе инде ике атналап биредә булмавын сөйли, янгынның нәрсәдән килеп чыкканын әйтә алмый. Тулысынча ялкынга чорналган кечкенә агач йортны сүндереп бетергәч, өй эченнән диванда яткан кеше гәүдәсе табыла. Ул хуҗабикә белән бергә яшәгән ир-ат була. Тикшерүчеләр янгынның сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан булуын фаразлый. Шулай ук, йорт электр белән җылытылган, сәбәп анда да булырга мөмкин, ди күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев