Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл ярминкәләре халыкка бик кирәк

Районның эре авылларында моңарчы мондый масштабта авыл хуҗалыгы ярминкәләре узганы юк иде әле. Быел өлкәннәр ункөнлеге кысаларында аларны дүрт җирлектә оештырырга уйладылар. Һәм бу халык өчен бик кулай булды.

Авыл кешеләре башка елларны шәһәрдәге ярминкәләргә йөри иде. Әлбәттә, Чаллыга килгәнче, үз территорияңдә кирәкле товарны сатып алу уңайлырак. Гадәттә шәһәрлеләр ярминкәгә иртәрәк чыга, авыл кешесенә кирәкле товар калмаска да мөмкин.
Инде районның өч җирлегендә ярминкәләр узды, аларда авыл кешеләре өчен бар да бар иде. Новотроицкое авылындагы ярминкәдән товар сатып алган райондашлар да оештыручыларга бик рәхмәтле.
– Салам да, печән дә, комбикорм да бар монда. Мал үстерүчеләргә бик әйбәт. Бәясе дә базарныкыннан түбәнрәк, – ди Яңа поселогыннан килгән Илдар исемле абзый. – Бройлер тавыкларын симертәбез, менә капчыклап бодай алдык.
Яшелчәләрнең дә ниндиләре генә юк биредә. Халык кышка саклап куярга бәрәңге, суган, кишер, кәбестә ала. Бәяләр узган ярминкәләргә караганда бераз кайтыш. Әйтик, суган 25-28 сум тора. Бәрәңгенең килограммын 28 сумга сатучылар бар, күпчелек 30 сум сорый. Балның да төрлесен тәкъдим итәләр. Сайлыйм дисәң, итнең дә кайсын алырга белмисең. Шөкрәлеләр үз итен мактый, яңабүләклеләр үзләренекен. Үрдәк-каз итләрен сайлау мөмкинлеге дә зур. Күркә түшкәләрен күрсәң исең китәрлек. Кемдер сайлап куян ите ала, кемгәдер сарык ите кирәк. Җиләк-җимеш тә күп төрле, киптерелгәннәре дә бар, чикләвек белән сәүдә итүчеләр дә бар.
– Комсомолец поселогыннан китерелгән тутырмалар, ит ризыклары бик ошады. Тәмле, туклыклы – үзебезнеке, – ди Суровкадан килгән Анатолий Петрович. 
– Мин сыр, каймак, сөт ризыклары алдым, үзебезнең районда җитештерелгән, диделәр. Шулай ук балалаларга тәм-томнар сатып алдык, –  ди үзен Зөһрә Әхмәдиева дип таныштырган апа. Сөттән ясалган ризыкларны Боерганнан алып килгәннәр.
Новотроицкое ярминкәсендә балалар өчен күңел ачулар, уеннар, ярышлар да оештырдылар. Батутлар, төрле аттракционнар эшләде. Авыл үзешчәннәре концерт күрсәттеләр. Ярминкәгә килүчеләрне кайнар коймак, чәй белән сыйладылар.
– Ярминкә безнең авылда бәйрәм кебек булды, – ди Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова. – Бөтен кеше кәнәгать калды, тагын кайчан булыр икән дип сораучылар бар.
Эре авыл җирлекләрендә мондый ярминкәләр оештыруның чыннан да яхшы башлангыч булуы расланды. Тупланган тәҗрибәгә таянып, алга таба да авылларда ярминкәләр үткәрелсә бик яхшы булыр иде. Сатып алучыларның барысы да җитәкчелеккә, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтә.

Бу атнаның шимбә көнендә, 23 октябрьдә, авыл хуҗалыгы ярминкәсе Теләнче Тамак авылында үтә. Биредә ул көнне Мусабай-Завод, Борды, Иске Абдул һәм Яңа Бүләк авыл җирлекләре җитештерүчеләре үз товарларын тәкъдимм итәчәк. Сәүдә мәйданчыкларына барлык райондашларны чакыралар. 

Реклама

/ Фотолар район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X