Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы авылларын этләр басамы?

Көнкүрештә әллә нинди проблемалар, сораулар чыгып кына тора. Ел башында авыл җыеннарында газ кертү, су, юл мәсьәләләре белән бергә урамнарда иркенләп йөрүче хуҗасыз этләргә дә шактый зарланганнар иде. Кыш көне газетада әлеге мәсьәләгә кагылышлы язма да чыкты. Үткән өч-дүрт ай эчендә үзгәрешләр булдымы икән? Хуҗасыз этләргә бәйле мәсьәлә авыл кешеләре...

Районда яшәүче халыкның фикерен белгәнче, без иң элек берничә авыл җирлегенә шалтыратып, аның башлыклары белән сөйләшеп алдык. Аларның һәммәсе дә диярлек хуҗасыз этләр белән бәйле проблемаларның әлеге вакытта булмавын әйтте. Шулай да авыл халкыннан урамнарда сукбай этләрнең йөрүе турында хәбәр килгәндә, урынга чыгарга тырышулары, әлеге хәбәрнең дөреслеккә килгән очракта кеше яллап (гадәттә аучыларны) шул иркендә йөрүче хуҗасыз этләрдән котылу чараларын күрәләр икән. Район халкы бу хакта нәрсә уйлый? Әйдәгез, аларның да фикерен ишетик.

Флүс Насыйбуллин, Теләнче Тамак авылы, 57 яшь: Элек андый проблема бар иде. Хәзер юк. Шулай да вакыт-вакыт үзләренең этләрен бәйдән ычкындырып иркенгә җибәрүчеләр бар...

Динар Вәлиев, Кече Шилнә авылы, 25 яшь: Хәзерге вакытта шәһәрдә яшәп, авылга ял көннәрендә кайтканда, бездә әлеге мәсьәләнең ни кадәр көнүзәк икәнен тәгаен генә әйтә алмыйм. Шулай да сукбай этләргә зарланучыларны ишеткән-күргән юк. Безнең авыл өчен бу мәсьәлә артык мөһим дип уйламыйм. Авылда ял иткән чакта хуҗасыз этләрне күргәнем, аларның һөҗүменә очраганым булмады.

Алина Маслова, Борды авылы, 18 яшь: Урамда андый этләрне күргәнем, очратканым булмады. Безнең авылда андый проблема юк дип саныйм.

Гөлназ, Түбән Суыксу, 35 яшь: Мин үзем гел машинада йөргәнгәме, хуҗасыз этләрне шәйләгәнем булмады. Хәер, авылда алар чыга калса да, җирлек җитәкчелеге ул этләрдән котылу ягын карый башлый. Бәлки шуңадыр да үзебездә андый проблема хакында ишеткән юк әле.

Илвина Мөхәммәтдинова, Мерәс авылы, 17 яшь: Безнең авылда андый проблема юк, Аллага шөкер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев